ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2016 ел
дүшәмбе

20 майда Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә ЯАҖ "Телефон Компаниясе" катнашында эш бирүче көне узачак. 

21 нче май көнне Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Мега" сәүдә йортында вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк.

Болгарда Изге Болгар җыенына әзерлек буенча киңәшмә узды.

Бөтенроссиякүләм әбүнәчеләр декадасы башланды, әлеге чара 2016 елның 22 маена кадәр дәвам итәчәк.

14 май “Урман утырту көне” республикакүләм чарасы кысаларында республика яшәүчеләре 1,5 мллион яшь агач утырткан. Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, югары технологияләр өлкәсендә технопарк ИТ-парк эшләүчеләре Щербаковка бистәсе тирәсендә агач утыртты.

 

14 май “Урман утырту көне” республикакүләм чарасы кысаларында республика яшәүчеләре 1,5 мллион яшь агач утырткан. Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, югары технологияләр өлкәсендә технопарк ИТ-парк эшләүчеләре Щербаковка бистәсе тирәсендә агач утыртты.

1 апрельдән Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен балалар бакчаларында 2016-2017 уку елына комплектлау эшләре башкарыла.

Татарстан Республикасының ЗАГС өлкәсендәге мәгълүмати технологияләр тәҗрибәсе «ПРОФ-IT-2016» бөтенроссиякүләм региональ мәгълүматлаштыру конкурсында «Импорталыштыру: казанышлар һәм перспективалар»  дискусиясендә тәкъдим ителәчәк. Бәйге 16-17 май көннәрендә Уфада узачак.

2016 ел башыннан бирле Татарстанда  «Табибка язылу» электрон хезмәте белән 3,5 миллион тапкыр кулланганнар. Узган 2015 елның шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда бу ике тапкыр күбрәк.

“Татарстан Республикасы халкының социаль регистры” дәүләт мәгълүмати системасында бүгенге көнгә 89 496 гражданнар гаризасе теркәлгән. Алар нигезендә социаль хезмәтләр күрсәтүгә 89 496 индивидуаль программаформалаштырылган, гражданнар белән 48 439 договор төзелгән. 01.01.2016-16.05..2016 вакыт аралыгында 71 274 уникаль кулланучы белән  73 961 договор төзелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International