Татарстан Республикасының ЗАГС өлкәсендәге мәгълүмати технологияләр тәҗрибәсе «ПРОФ-IT-2016» бөтенроссиякүләм региональ мәгълүматлаштыру конкурсында «Импорталыштыру: казанышлар һәм перспективалар» дискусиясендә тәкъдим ителәчәк. Бәйге 16-17 май көннәрендә Уфада узачак.
ТР министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе автоматизацияләнгән мәгълүмати система” проекы конкурста “Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә иң яхшы импорталыштыру проекты” номинациясендә тәкъдим ителгән.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте