ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2016 ел
якшәмбе
Балалар рәхәтләнеп даганларда атыналар, комлыкта уйныйлар, әбиләр һәм әниләр эскәмиәләрдә утыралар, узара аралашалар. Яшьләр уен мәйданчыгын матурлату өстендә дә эшлиләр: туфрак тутырып машина көпчәкләре куйганнар, кыраулар үткәч чәчәкләр утыртырга җыеналар.
Алан-Бәксәр авыл җирлегенә кергән  Алан-Бәксәр Һәм Гәр авылларында "Авыл җирендә урамнарны яктырту" программасы буенча аз энергия алучы яктырткычлар куелды.
Мәдәният йорты, авыл җирлеге бинасы янында, мәктәптә һәм балалар бакчасы территориясендә яңа клумбалар барлыкка килде. Салкынна узу белән аларга чәчәк үсентеләре күчерелеп утыртылачак.
8 май көнне Әсән авылы мөселман зияратында өмә булып узды.
Алан-Бәксәр авылында шәһси малларны көтүгә чыгару мәсьәләсе буенча җыелыш булды.
Өмәдә 45 кеше катнашты: картайган агачлар киселде, кабер өсләре чистартылды, чүп-чар чыгарылды.
Бу вакыйга уңаеннан аны "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Рафис Газизов, Биектау муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Раил Хәсбиев, Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина котладылар.

14
май, 2016 ел
шимбә
Төзелеп килүче спорт мәйданчыгы  территориясен төзекләндерү максатыннан  Суыксу авылында авыл җирлеге хезмәткәрләре чыршы агачлары һәм куаклар утырттылар.




13
май, 2016 ел
җомга

Агачлар- туган ягыбыз гузәл табигатенең аерылмаслык өлеше. Алар сулый торган һавабызны чистарта, эссе көннәрдә күләгәсе астына яшерә, тирә-юньгә матурлык өстиләр.  Авылыбызда яшеллекнең тагын да күбрәк булуын теләп, без, Коркачык авылы бюджет оешмалары спорт площадькасы янына каштан агачлары утырттык. 

Май бәйрәмнәрендә Ямаширмә авыл зиратында өмәләр булып узды .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International