Агачлар- туган ягыбыз гузәл табигатенең аерылмаслык өлеше. Алар сулый торган һавабызны чистарта, эссе көннәрдә күләгәсе астына яшерә, тирә-юньгә матурлык өстиләр. Авылыбызда яшеллекнең тагын да күбрәк булуын теләп, без, Коркачык авылы бюджет оешмалары спорт площадькасы янына каштан агачлары утырттык.