Татьяна Камалетдинова Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасы ачылышында катнашты.
Бүгенге көнгә «ТР социаль куркыныч хәлендә булган балигъ булмаганнар һәм аларның гаиләләре мониторингы» системасында 10 791 сигнал карта кертелде, учетка 5 226 гаиләдән 9 982 балигъ булмаучы куелды.
Балигъ булмаганнар эшләре республикасы комиссиясе эшләре планы буенча 28 мартта Яшел Үзәндә, 6 апрель Балтачта, 8 апрель Азнакайда, 13 апрель Казанда «Социаль куркыныч хәлендә булган балигъ булмаганнар һәм аларның гаиләләре мониторингы» системасында эшләү буенча укыту семинарлары үткәрелде.
Татар Әйшәсе клубына депутатыбыз, авылдашыбыз Нургалиева Рилия Даниял кызы Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрын кунакка чакырды. Авылдашыбыз Рамис Галиевның төп рольдә уйнавы бигрәктә шатландырды.
Коркачык авыл җирлегендә "Авыл җирендә урамнарны яктырту" программасы буенча аз энергия алучы яктырткычлар куелды.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе органнары, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хокукларын саклау аларга вакытында һәм тулысынча хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеге дәвам итә.
Ел саен майның өченче якшәмбесендә СПИДтан вафат булганнарны искә алу кабул ителгән.