Ел саен майның өченче якшәмбесендә СПИДтан вафат булганнарны искә алу кабул ителгән.
Бу көнне Яңа Чишмәнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шәфкать туташы һәм социаль эш буенча белгеч СПИД проблемасына багышланган чара уздырды.
Рольле уеннар ярдәмендә карамактагылар бу инфекциянең кеше организмына үтеп керү механизмы белән танышты. Белгечләр "СПИД турында дөреслек һәм мифлар" сораштыруы уздырды.