Мәмдәл урта мәктәбендә тантаналы рәвештә 9 һәм 11 сыйныф укучыларына соңгы кыңгырау чыңлады. Чыгарылыш сыйныф укучыларын Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Гайнутдинова Ләйсән Ильгиз кызы котлады, балаларга бердәм дәүләт имтиханнарында һәм тормыш юлына аяк басканда уңышлар теләде.
17 май Мәмдәл авыл җирлегендә депутатлар һәм эшмәкәрләр катнашында киңәйтелгән утырыш булды. Көн тәртибендә Сабантуй бәйрәмен үткәрү, авыл җирлегендәге чисталыкны дәвам итү һәм башка мөһим темалар каралды.
Иске- Казан авыл җирлегенең Коркачык авылы балалар бакчасында “ Хуш сөекле бакчабыз” кичәсе узды.
Яр Чаллы шәһәрендә Әлдермеш мәктәбеннән 4 укучы ЮИД конкурсында ярышта булып кайттылар.4 көн буена алар ярышып кына калмадылар, ә төрле чараларда, уеннарда актив катнаштылар. Молодцы!
Коркачык станциясе поселогында авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре ял паркында агач үсентеләре утырттылар.
Коркачык авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре авыл территориясен яшелләндерү эшләре алып баралар. 24 май көнне административ бина ишегалдындагы түтәлләргә чәчәк үсентеләрен күчереп утырттылар. Үсентеләрне үзләре үстерделәр. Тиздән авыл җирлеге территориясе яшеллеккә күмелер һәм утырткан чәчәкләр тирә-юньгә ямь биреп торырлар.

