ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 31 маенда Казан ИТ-паркында Java Day Kazan 2016 конференциясе узачак. Бу чара алтынчы тапкыр үткәреләчәк.

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгы  “Мәктәп Эко-патруле” конкурсына гаризалар кабул итү вакытын 2016 елның сентябренә кадәр озынайтты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Иннополис" махсус икътисадый зонаның күзәтчелек советы утырышын үткәрде. 

2016 елның 2 июнендә "Татар-информ" мәгълүмати агентлыгында РИФ.Иннополис 2016 Россия Интернет Форумына багышланган пресс-конференция узачак.

Татарстан Республикасында 1 млн.116 мең түләүле телевидение абонентлары бар. Аларның 792 меңе – кабель ТВ һәм IPTV кулланучылары һәм 324 меңе спутник телевидениесе кулланучылары. Шулай итеп барлыгы 16% хуҗалыкта гына түләүле телевидение юк.

2016 елның 27 маенда Иннополис лицеенда фән көне узды.

Крокус-Экспода IV “Яшь профессионаллар”-2016  милли чемпионатынның (WorldSkills Russia) ябылышы һәм җиңүчеләрне бүләкләр тантанасы узды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "IT & Security Forum 2016" X Бөтенроссия конференциясе ачылу тантанасында, бүген Татарстан эре инфраструктура проектларын үстерү, шул исәптән югары мәгълүмат технологияләре өлкәсендә Россиядә лидер төбәкләрнең берсе булып тора, дип билгеләп үтте.


28
май, 2016 ел
шимбә
25 май көнне Суыксу урта мәктәбенең 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Укучыларны котларга әти-әтиләр, авыл халкы, Биектау муниципаль районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Каримов Рәхимҗан Зариф улы, Суксу ширкәтеннән Алимов Фиргат Мидхәт улы, авыл җирлеге башлыгы Низамиев Рамил Сәлим улы килде. Укучыларга алда торган бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы бирүләрен теләделәр. 

Әлдермеш мәктәбендә соңгы кыңгырау булып узды. Чыгарылыш укучыларын котлап төрледән - төрле матур, изге теләкләр яңгырады. Аларны алда зур сынаулар көтә. Уңышлар телибез сезгә кадерле укучыларыбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International