ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2016 ел
дүшәмбе

Айбаш авылында ветеринар пункт ачылды

26 май көнне "Дуслык" балалар бакчасында  "Сау бул, бакча!" исемле чыгарылыш иртәсе үткәрелде. Бәйрәмгә әти-әниләр, кунаклар килде. Бакчабыздан кечкенә кызыбыз Хәйруллина Инзилә Илнур кызы озатылды. Бәйрәмебез бик күңелле узды. 

28 нче май көнне Әлдермеш "Умырзая" балалар бакчасында мәктәпкә керүче балаларны озату кичәсе булды. Балаларны котлап җирле үзидарә башлыгы Тәлгат Сәлихҗан улы бүләкләр өләште.

Сая авылында Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю оештырылды.

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

XII "Нечкәбил" Республика матурлык ана булу һәм гаилә конкурсы Татарстан әниләрен һәм аларның гаиләләрен сайлап алу турларында катнашырга чакыра. 

Агымдагы елның 9-10 июнь көннәрендә Дәрвишләр бистәсендә һәм Югары Отар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортларда  арт-терапия бәйрәм чарасы узачак. Ул  Балаларны яклау көненә багышлап үткәрелә. Бу бәйрәмгә волонтерлар да  җәлеп ителгән. 

Шушы көннәрдә Казан (Идел буе) федераль университетының инновацион үсеш идарәсендә социаль-эшкуарлык проектлары конкурсында җиңгән студентларны бүләкләү тантанасы узды. 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссия янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы булып оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре яңгырады.

“Россия сәнгатенең цифралы индустриясе” ( «Цифровая индустрия промышленной России» (ЦИПР))  конференциясе Иннополиста 7-10 июнь көннәрендә узачак. Чарада Ростех, ФРИИ һәм башка инвесторлар катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International