Татарстанда татар әдәбияты һәм татар әдәби телен үстерү буенча редакцион совет барлыкка килде. ТР Министрлар Кабинетының республика Премьер-министры Илдар Халиков имзалаган шул хактагы карары Татарстан Хөкүмәте сайтында дөнья күргән.
Айбаш авыл җирлегендә Сабантуй
Мәмдәл авыл җирлеге территориясенә кергән, Мәмдәл авылыннан 400 метр ераклыкта кончыгыш якта урнашкан таш карьерында рекультивация эшләре алып барыла. Карьер ябык дип санала һәм таш алу тыела.
2016 елның 4 июнь кәнне Мәмдәл авыл җирлегендә Сабантуй булды. Көндездән башланган Сабан туе кичкә кадәр барды. Уеннар һәм татарча көрәш берсен-берсе алыштырып үткәрелде. Абсолют батыр булып Юртыш авылы егете- Галиев Надир калды.
"Халык контроле" системасында кулланучыларны матди бүләкләү кертелгән.
1 һәм 2 июньдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә “Без бергә” балалар иҗатына ярдәм итү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре фестивале узды.
ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре Алтай Республикасына экспедициягә җыена.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.