2016 елның 1 маеннан 31 маена кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 41 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 6 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында.
Бүген Алабугада социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.
Кичә Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды.
Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең июнь аенда ял көннәре хакында күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
15 нче июнь көнне Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узачак. Биредә Казан шәһәре предприятиеләре дә катнашачак.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
2016 елның 12 июнь көне бәйрәм көне булу сәбәпле бу көнне почта элемтәсе хезмәтләрен “Тандем” сәүдә-күңел ачу үзәгендә сәгать 10.00-14.00 аралыгында алып була.
2016 елның 14 июнендә Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров гражданнар кабул итәчәк.
9 июнь Postgres Professional компаниясе һәм Иннополис Университеты Россиядә ИТ-өлкәне фәнни һәм мәгариф өлкәдә бергә үстерү урында килешүгә кул куйдылар.
«Новые облачные технологии» һәм Иннополис Университеты берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. «МойОфис» програм тәэмин итү һәм продуктлар вендоры ИТ-вуз өчен мәгариф программалар төзү һәм яңа юнәлешләр булдыру эшчәнлегендә катнашачак.