6 июньдә 11,5 тыс. татарстанлы профиль дәрәҗә математика буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. База дәрәҗә математика буенча БДИ 2 июньдә уздырылганын искәртеп үтик. Республикада аны 10,9 мең кеше сайлаган иде.
5 июньдә Актаныш районында урнашкан "Бүләк" белем бирү-сәламәтләндерү үзәге базасында татар теле буенча сөйләм практикасы кулланылачак профиль смена ачылу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Агымдагы елда лагерьда Чиләбе, Төмән, Курган, Оренбург өлкәләреннән, Башкортостан, Удмурт, Марий Эл Республикаларыннан, Пермь һәм Краснодар крайларыннан килгән алтмыштан артык бала ял итәчәк.
3-6 июньдә Казанда туган теле рус булмаган мәктәп укучылары арасында рус теле буенча III халыкара олимпиада узды. Анда Россия Федерациясе һәм БДБ субъектларында яшәүче быел 8нче һәм 10нчы сыйныфларны тәмәмлаган укучылар катнашты. Рус теле буенча халыкара олимпиада 2 турда үткәрелде. Беренче тур – сайлап алу, ул онлайн тест эшләү режимында уздырылды. Бәйгенең бу өлешендә 3,5 меңләп укучы катнашты. Шулардан 200ләбе сынауны Казанда уздырыла торган йомгаклау өлешендә дәвам итте.
1 һәм 2 июньдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә “Без бергә” балалар иҗатына ярдәм итү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре фестивале узды. Фестиваль кысаларында төрле юнәлешләрдә балалар иҗаты күргәзмәсе, шулай ук укучыларның фәнни-техник иҗатка, халык сәнгате иҗаты, декоратив-гамәли сәнгатькә кызыксынуларын арттыра торган чаралар һ.б. үткәрелде.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
24-26 июнь көннәрендә Иннополис Университетында Бөтенроссиякүләм робототехника буенча олимпиада узачак, аның төп темасы – чүплекләр белән көрәшү.
Иннополиста старт алган "Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе" конференциясе кысаларында берьюлы 6 документ имзаланды.
Татарстанда татар әдәбияты һәм татар әдәби телен үстерү буенча редакцион совет барлыкка килде. ТР Министрлар Кабинетының республика Премьер-министры Илдар Халиков имзалаган шул хактагы карары Татарстан Хөкүмәте сайтында дөнья күргән.
8 июньдә Владивостоктан Казанга җиңү белән 18 нче мәктәп укучылары кайтып төште. Алар – "Куркынычсыз тәгәрмәч-2016" яшь инспекторларның Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре. 77 команда 350 катнашучы арасында беренче булу зур көч һәм хезмәт таләп иткән.
19 татарстанлы рус әдәбияты буенча минималь балл җыя алмаган. Искәртеп үтик: рус әдәбиятыннан кимендә 32 балл җыярга кирәк иде. Беренче Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен БДИның мәгълүмати ярдәм порталында һәм Республика белем бирү сыйфаты үзәге сайтында белергә була. Моның өчен паспорт мәгълүматларын һәм төбәкне кертергә, ә Республика мәгариф сыйфаты үзәге порталында өстәмә рәвештә мәктәпнең алты санлы кодын кертү зарур. База дәрәҗәсендәге математикабуенча мәҗбүри БДИ нәтиҗәләре 16 июньдә билгеле булачак.