ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2016 ел
җомга

Кичә Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан тантаналы чара узды. 

Кичә Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күчмә офис белгечләре Бишнә авыл җирлегендә булып кайтты. 

7-8 июньдә Минск шәһәрендә Беларусь һәм Россия регионнарының өченче форумы узды.

Шушы көннәрдә Кукмараның  "Милосердие" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Республика семинары узды. Ул мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне социаль-хезмәт тернәкләндерүендә заманча формаларны һәм ысулларыны куллануның Татарстан Республикасы тәҗрибәсенә багышланган иде. 

Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре  "Минем шәһәр. Минем талант" дип исемләнгән күчмә күргәзмәдә катнашты.

"Иҗтимагый инициатива – 2015" Республика конкурсында җиңү нәтиҗәсендә Менделеевскның "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инде 5 ай дәвамында мөмкинлекләре чикле балалар белән фототерапия дәресләре үткәрелә.

Шушы көннәрдә Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, "Тату гаилә" компенсацияләү төрендәге балалар бакчасы, Зәйнең урта гомуми белем бирү мәктәбе белгечләре күрү буенча инвалидлар өчен Мөселман үзәге каршындагы "Ярдәм" хәйрия фондында булып кайтты. 

16 июнь көнне Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

2006нчы елның 24нче июлендә чыккан “Аеруча социаль яклауга мохтаҗ булган инвалидлар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында” 60нчы номерлы закон һәм ТР Министралар Кабинеты тарафыннан 2007нче елның 4нче маенда кабул ителгән “Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннары квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау хакында” 170нче номерлы карар нигезендә инвалидларны эшкә алу өчен оешмаларга квота билгеләнә.

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында Казан предприятиесе хезмәт хакы бурычларын кайтарды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International