17 июньдә Татарстанның Болгар музей-тыюлыгында “Болгар-Туган Тел” III төбәкара форумы уздырыла. 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге форум ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТРның Спас муниципаль районы һәм “Сәләт” фонды тарафыннан оештырыла.
Казанның Вахитов районы 18 нче мәктәп укучылары Халисә Абашева, Екатерина Сергеева, Шамил Миңнеханов һәм Егор Сафин яшь инспекторлар арасында узган “Куркынычсыз тәгәрмәч-2011” Бөтенроссия конкурсында беренче урынны алган. Конкурс өч көн барган. Анда Россия төбәкләреннән 300 дән артык укучы катнашкан.
Кичә Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләрләренең җыелышы узды. Чарада 44 социаль һәм 9 медицина хезмәткәре катнашты.
23еннән алып 31нче майга кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының вәкаләтле вәкилләре тарафыннан Казан шәһәренең Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерде. Әлеге тикшерү Россия Федерациясенең "Халыкны эш белән тәэмин итү турында" Законы һәм башка норматив хокукый актлар нигезендә мәшгульлек үзәгенең эшчәнлеген яхшырту максаты белән башкарыла.
8еннән алып 17сенә кадәр вакыт аралыгында Министрлык вәкилләре Азнакайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлеген тикшерәчәк. Алар халыкны эш белән тэәмин итү, инвалидларны эшсезләр рәтенә кертү, хезмәт өлкәсендә законнар саклау, эш хокукларын саклануны караячак
Бүген Яшел Үзәндә психоневрологик интернатлар командалары арасында мини-футбол ярышының финал этабы узды.
Бүген Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар җәмгыять белеменнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Республикада бу фән буенча сынауны 7,6 меңләп кеше сайлаган. БДИ уздыруның барлык 59 пункты да видеокүзәтү системалары һәм металл рамнар белән җиһазландырылган.
2016 нчы елның 7 нче июнь көненә яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2311 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 46 кешегә кимрәк.
2016 нчы елның 7 июненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 16368 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 106 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,79% күрсәткечен тәшкил итә.
1 нче июннән 7сенә кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә теркәлгән. Монда 243 кеше эшсез калган. Шулай ук эштән китүчеләрнең күпчелеге берәмләп һәм күпләп сату өлкәсендә - 89 кеше.