5 нче июнь көнне Айбаш авыл җирлегендә милли бәйрәмебез Сабантуй булды. Көн болытлы һәм яңгырлы булса да мәйданга халык күп җыелды. Быел Сабантуй бәйрәме легендар көрәшчебез, СССР чемпионы, безнең якташыбыз - Каракүл авылыннан чыккан Гыйләҗев Әнвәр Әбрар улына багышланды. Аңа исән булса 60 яшь тулган булыр иде. Сабантуй милли Көрәш, уеннар, шулай ук спорт ярышлары, җыр-бию белән үрелеп барды.