ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 14 октябрендә "Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе" АҖ коллективы ватаныбыз машина төзелеше өлкәсе үсешенә зур өлеш керткәне һәм озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Татарстанда шикәр чөгендерен җыю дәвам итә. 13 октябрьгә 48,4 мең га мәйданнан (77%) 1714,1 мең тонна шикәр чөгендере чыгарылган.

Татарстан мелиораторлары «Алтын көз-2016» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Мелиорация: технологияләр һәм инвестицияләр» Евразия форумында өч медаль алды.

Республикада техник культураларны җыю дәвам итә. 2016 елның 12 октябренә 46,8 мең га мәйданнан (планнан 74%) 1632,6 мең тонна шикәр чөгендере чыгарылган. Уртача уңыш гектардан 349 центнер тәшкил итә.

2016 елның 5 октябреннән 8 октябренә кадәр Мәскәүдә ВДНХ территориясендә узган «Алтын көз-2016» 18 нче Россия агросәнәгать күргәзмәсенә йомгаклар ясалды.Форум Мәскәү Хөкүмәте ярдәмендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылды.

11 октябрь Miplants проекты командасы – ИТ-паркның Бизнес-инкубаторы резиденты  Республикакүләм онкология диспансеры белән килешү төзеде.

Бу узган айга караганда 33 %ка үсеш кенә түгел, ә республикада дәүләт хезмәтләре порталы оешканнан бирле рекордлы сан да.

Иннополис университеты территориясендә “Технологик процесс белән идарә итүдә автомат система киберкуркынычсызлыгы” (”Кибербезопасность АСУ ТП”) темасына еллык IV конференция эшен башлады.

 

Иннополис университеты территориясендә “Технологик процесс белән идарә итүдә автомат система киберкуркынычсызлыгы” (”Кибербезопасность АСУ ТП”) темасына еллык IV конференция эшен башлады. Аны ачу тантанасында Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков катнашты.

Авырганыңны белү түгел, белмәү куркыныч, дип табиблар һәркемне  ВИЧ-инфекциягә тикшеренергә өнди.  Әлеге чирне йоктырган кеше озын һәм бәхетле гомер кичерә ала. Вакытында дәвалана башласа, билгеле. «Мураками» төркеме җырчысы Диләрә Ваһапова да ВИЧ-инфекциянең  чыннан да җитди проблема булуын таный. Әмма шул ук вакытта, җырчы сүзләренчә, бөтен проблеманың да чишелеше бар – иң мөһиме «башыңны комга яшермәү».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International