Сентябрьдә Татарстан халкына 8 миллион электрон хезмәт күрсәтелгән

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Бу узган айга караганда 33 %ка үсеш кенә түгел, ә республикада дәүләт хезмәтләре порталы оешканнан бирле рекордлы сан да.

Сүз уңаеннан: бүген Татарстанда яшәүчеләр өчен дәүләт, муниципаль һәм социаль яктан мөһим 240 электрон хезмәт күрсәтелә. Иң киң кулланылышта булганнары – баланың мәктәптәге билгеләрен һәм ЮХИДИ штрафларын тикшерү, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, балалар бакчасы, кәрәзле телефон һәм интернет өчен түләү һәм табибка язылу.

Исегезгә төшерәбез: электрон хезмәтләрдән файдалану өчен дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк. Бүген анда 1,7 миллионнан артык шәхси кабинет теркәлү узган.


ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International