21 октябрьдә бакчабызда "Игенченең хезмәт яме" дигән бәйрәм үтте. Балаларны игенче хезмәте белән таныштыруны, икмәкнең һәркемгә кирәклеген төшендерүне, игенче хезмәтенә кызыксыну уятуны, хөрмәт тәрбияләүне максат итеп куйган бу чарага республикабызның иң уңган игенчеләренең берсе Фәхриев Фәрит кунак булып килде. Бу чара балаларны презентация ярдәмендә игенче хезмәте белән таныштырудан башланып китте. Аннан соң сүз иң кадерле кунакка - яшь игенче Фәхриев Фәриткә бирелде. Ул балаларга кызыклы итеп механизатор хезмәте турында сөйләде. Фәрит республика күләмендә үткәрелгән яшь игенчеләр конкурсында Мактаулы 3 урынны яулап кайткан, авылыбызның, районыбызның иң уңган, иң тырыш игенчесе. Фәритнең улы Инсаф безнең бакчабызда йөри. Ул әтисенә "Минем әти игенче" дигән шигырь бүләк итте. Балалар икмәк, игенче хезмәте турында шигырьләр, "Чайкала иген кырлары", "Икмәк кадере" дигән җырлар, "Башаклар белән бию" башкардылар.
Авылдашыбыз Зөһрә Хәкимуллина-Хафизова туган авылы Мүлмәгә багышлап шигырь юллары иҗат итте. Шигьри юлларга үзешчән композитор Шамил Гибаев матур көй язды. "Мүлмәм" җырын беренчеләрдән булып халыкка авылыбыз җырчысы Гөлнар Мәрдәнова җиткерде. Аларга авылыбыз халкы исеменнән рәхмәт әйтәбез һәм киләчәктә зур иҗади уңышлар телибез.
Айбаш авыл җирлегендә үзара салым акчасын үзләштерү
19 октябрь көнне Олы Битаман мәдәният хезмәткәрләре өмәгә чыктылар.
2016 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе президенты Александр Лаврентьевны Татарстан Республикасы үсешенә өлеш керткәне өчен "Дуслык" ордены белән бүләкләде. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе генераль директоры (эш бирүчеләрнең региональ берләшмәсе) Алексей Пахомов һәм башкалар катнашты.
2016 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясенең Төрекмәнстанга эш визиты кысаларында Ашхабадта Төрекмәнстан-Татарстан эшлекле форумы узачак. Форум барышында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Төрекмәнстан Хөкүмәте арасында 2017-2019 елларга сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни-гуманитар һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек Программасы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе белән Төрекмәнстан Фәннәр Академиясе арасында фәнни-техник хезмәттәшлек турында Меморандум имзаланды.
2016 елның 11 октябрендә Ашхабадта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Батыр Атдаев катнашында Төрекмәнстан-Татарстан эшлекле форумы узды. Форумның модераторы булып Төрекмәнстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Довран Хоҗаев чыкты.