8 ноябрь көнне Ямаширмә "Йолдыз"балалар бакчасының зурлар катнаш төркемендә балаларны көзге-кышкы вакытта сулыклардан саклау кагыйдәләрен өйрәнү максатыннан тематик көн үтте.
2016 елның 8-нче ноябрь көнне Дөбъяз авылы Советының чираттагы утырышы узды. Утырышта Дөбъяз авылы территориясендә урнашкан оешмаларның җитәкчеләре катнашты.
Коркачык авылы башлангыч мәктәбенең 3 сыйныф укучылары "Исәнме ,Көз кызы!" дип исемләнгән кичә оештырдылар. Бәйрәмдә укучылар уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар.
«Казан дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең икътисадфакультеты студентлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эшчәнлеге, шулай ук аның ведомствосындагы оешмаларның эше белән танышу максатында Игенчеләр сараенда булдылар.
Быел Татарстанда беренче мәртәбә 2,3 миллион тонна шикәр чөгендере җыелырга тора. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының җир эшләре буенча урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.