ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2016 ел
якшәмбе
20 ноябрь көнне Алан-Бәксәр авыл җирлегендә урнашкан ике сайлау участогында 2017 елда узара салым акчасы җыю һәм аны нинди максатларда куллану буенча референдум булып узды. Халык активлык күрсәтте - сайлау участокларына сайлаучыларның 88,1% килде. Референдумда катнашучыларның 95,6 % куелган сорауга уңай җавап бирде. 

25
ноябрь, 2016 ел
җомга

Айбаш авыл җирлегендә үзара салым кертү буенча референдум

Ахмирова Мөнәвәрә Галләм кызына 90 яшь тулды.


21
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш, ә инде 2015 елның 1 сентябреннән, “Россия Федерациясенең информацион-телекоммуникация челтәрләрендә шәхси мәгълүматларны эшкәртү тәртибенең төгәллеген тикшерү өлкәсендә кайбер закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турындагы” 242-ФЗ санлы Федераль законның (21.07.2014 кабул ителгән) 2 маддәсе нигезендә, өстәмә рәвештә, РФ гражданнарының шәхси мәгълүматлары саклана торган мәгълүмат базасы урнашкан урынны күрсәтергә кирәк булачак. (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының үзгәртелүе (гадиләштерелүе) турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторларга 242-ФЗ санлы Федераль законның (21.07.2014 кабул ителгән) 2 маддәсе таләбе буенча, 2015 нче елның 1 сентябреннән, РФ гражданнарының шәхси мәгълүматлары саклана торган мәгълүмат базасы урнашкан урын хакында мәглүмати хат юлларга кирәк булачак. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru сайтында.


20
ноябрь, 2016 ел
якшәмбе
Җыенда көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Җирлек башлыгы Зөһрә Гарифуллина узара салым акчасына 2016 елда эшләнгән эшләргә хисап тотты, 2017 елда эшләргә ниятләнгән эшләр белән таныштырды.
Җыенда көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Җирлек башлыгы Зөһрә Гарифуллина узара салым акчасына 2016 елда эшләнгән эшләргә хисап тотты, 2017 елда эшләргә ниятләнгән эшләр белән таныштырды.

18
ноябрь, 2016 ел
җомга

17 ноябрь көнне Ямаширмә халык театры күренекле драматург Рабит Батулланың "Кичер мине, әнкәй" мелодрамасы белән Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният сараенда Театр коллективларының XVI"Идел-йорт" регион ара фестиваль -конкурсында  уңышлы гына чыгыш ясады.


16
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

 Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасының уртанчылар төркеме “Уңыш  бәйрәме ”н үткәрделәр. 


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

11 ноябрь көнне Казаклар мәктәбендә көзге бал бәйрәме үткәрделәр. Барлык 1-9 сыйныф укучылары да алдан әзерләнгән программа буенча катнаштылар.


13
ноябрь, 2016 ел
якшәмбе
Алан-Бәксәр мәктәбендә традицион көзге бал бәйрәме үтте. Бу чарага һәр сыйныф алдан ук әзерләнде. Сценарий буенча җырлар, биюләр һәм скетчлар әзерләнде. Шулай ук табигый материаллар кулланып эшләнгән төрле эшләнмәләргә дә бәйге игълан ителгән иде. Бәйрәм ахырында һәр сыйныф үзләре өйдә әниләре ярдәмендә пешереп алып килгән тәм-томнар белән чәй эчтелэр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International