Казанда “Аграрийларда кунакта” мәдәни-күңел ачу чаралары циклы дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, Казан шәһәре халкы һәм кунаклары өчен мондый чаралар Игенчеләр сарае каршындагы скверда 2017 елның 25 февраленә кадәр ике атнага бер мәртәбә шимбә көннәрендә уздырылачак.
«Агрокөчләр» холдингы 2016 елда шикәр чөгендерен җыюда рекорд күрсәткечләргә иреште. Холдингның авыл хуҗалыгы җирләрендә 900 мең тонна шикәр чөгендере үстерелде, бу 2015 елга караганда 28%ка күбрәк. Бер гектардан уртача уңдырышлылык 450 центнерга кадәр җитә, әлеге тармакта бу иң югары күрсәткеч. Яңа«Amity» технологиясе буенча быел 84 мең тонна шикәр чөгендере алынган. Җыелган барлык уңыш “Зәй шикәре” ААҖенә тапшырыла. Кагатларны вентиляцияләү системасын модернизацияләү нәтиҗәсендәзавод чималны саклау срогын озайтуга иреште һәм чөгендерне эшкәртү сезонын гыйнварга кадәр дәвам итү мөмкинлеген алды. Компания планнары буенча 2016 елда “Зәй шикәре” заводында 1 миллион тоннадан артык чөгендер эшкәртеләчәк һәм 145 мең тонна шикәр әзерләнәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, республика территориясендә аеруча әһәмиятле продуктив авыл хуҗалыгы җирләрен саклап калу максатларында, аларның исемлеген раслау турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проектын әзерләде. Әлеге документ кызыксынучы барлык министрлыклар белән расланды. Проект Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына раслау өчен җибәрелде.
Кичә, 30 октябрьдә, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасын үткәрү кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Ярышлар Казанда Бокс һәм өстәл теннисы үзәге базасында үтте.
Apple Store һәм PlayMarket өчен «ТР хезмәтләре» («Услуги РТ») мобиль кушымтасы яңа версиясе чыгарылды. Мобиль кушымтасыны дизайны яңартылды, сервисларның эшләре оптимизацияләнде һәм яңа функцияләр өстәлде:
Бүген "Футбол" легендалары сериясенә яңа җиде марка кертелде. Алар FIFA-2018 футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган.
28 октябрь көнне Иннополис шәһәрендә Бөтенроссиякүләм акция кысаларында мәгълүмати иминлек буенча дәрес узды.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында транспорт чараларының конструкцияләрен үзгәртергә документларны тапшырыр өчен ЮХИДИ бүлегенә (Оренбург тракты, 5 йорт) язылырга мөмкинлек булдырылды.
2018 елда Россиядә аналоглы, ягъни гадәти, электр сигналы аша эшләүче телевидение өзеләчәк дип белдерде журналистларга РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, дип яза "ТАСС".
24-25 октябрь көннәрендә Россия делегациясе Сингапурда техник мәгариф институтында һөнәри мәгариф системасын өйрәнү максаты белән булды. Әлеге эш сәфәре World skills ярышларына әзерләнү кысаларында узды.