ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Гёте-Институт мәктәп укучылары арасында дүртенче тапкыр “Мәктәп экология хакына: уйларга, эзләнергә, гамәл кылырга!” дигән конкурс игълан итте, ул укучыларның игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Экология һәм география өлкәсендә милли “Хрусталь компас” премиясе алу өчен заявкалар кабул итү башланды. Россия Федерациясе һәм башка дәүләтләрнең 2017 елда география һәм экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә проектларны тормышка ашырган гражданнары, иҗади берлекләре, илебез һәм чит ил оешмалары һәм предприятиеләре номинантлар була ала.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы 2017-2018 елгы Яңа ел алды сезонында урман утыртмаларын (Яңа ел чыршыларын, наратларын, ылыслы ботакларны) алу-сату килешүен төзүгә хокукны сату буенча аукцион уздыру турында игълан итә. Аукцион 2017 елның 2 ноябрендә 12.00 сәгатьтә 420124, Казан ш., Ямашев проспекты, 37А й., 4 кат. 416, 420 каб. адресы буенча уздырыла. Телефон: (843) 221-37-42(43). Аукционга 31 лот куелган (барлык урманчылыклар буенча).

Республика медицина профилактикасы үзәген бөтенроссия мониторингларны оештыруда һәм уздыруда күпьеллык уңышлы хезмәттәшлек өчен Сәламәтлек саклауны оештыру һәм информатизациләү үзәк фәнни-тикшеренү институтының рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Төзекләндерү һәм шәһәр төзү программалары Татарстанда тулы масштабта тормышка ашырыла, шуңа күрә иң югары бәяләүгә лаек.

Бу хакта XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашучылар белән очрашуда Россия спорт министры Павел Колобков җиткерде.

7 миллионнан артык кеше Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) сайтында теркәлү узган, дип хәбәр итте бүген XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашучылар белән очрашуда Россия спорт министры Павел Колобков.

Абу-Дабида 44 нче WorldSkills Competition-2017 дөнья чемпионатында Татарстаннан Павел Фадеев һәм Андрей Дюбанов “Мобиль робот техникасы” компетенциясендә көмеш медаль яулады.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында газ белән тәэмин итү өчен түләү сервисына үзгәртүләр кертелде. Хәзер газ белән тәэмин итү хезмәте өчен электрон төрендә түләү тагын да уңайлырак булды.

Татарстанда Россия почтасы филиалында Бөтенрәсәй «Лучший урок письма – 2017» бәйгесенең республика этабының нәтиҗәләре ясалды. Татарстан белем бирү учреждениеләренең егермедән артык укучы һәм укытучы республика этабының җиңүче һәм лауреат исеменә лаек булды.

Татарстанда ашыгыч оператив хезмәтчелекләр бердәм 112 номерына шалтыраткан кешенең урнашу урынын автоматик рәвештә билгеләүче технологияне тикшерү дәвам ителә. Искә төшерәбез: бу яңалык 112 чакырулары эшкәртү республика үзәге операторларына шул ук вакытта вакыйга янында булган кешенең геолокациясен билгеләргә ярдәм итәчәк. 
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International