ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Иннополис Университеты һәм Mirzo Ulugbek Innovation Center Инновацион үзәге килешкәнлек турында меморандумга кул куйдылар. Тарафлар алып бара торган эшчәнлек тәҗрибәсе уртаклашу хакында килештеләр.  

Татарстан Республикасында Яндекс.Лицейда дәресләр башланды. Бу – программалауны үзләштерергә теләгән мәктәп укучылары өчен буш курслар. Проектны җибәрү тантанасы бүген Төбәкара компетенцияләр үзәгендә – Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Россиядә “Яндекс” компаниясе генераль директоры Александр Шульгин катнашында узды.

Министр Рөстәм Миңнехановның Сингапур Республикасы Премьер-министры Ли Сянь Лун белән очрашуда, шулай ук Сингапур дәүләт хакимияте һәм бизнесы вәкилләре белән киңәйтелгән очрашуларда катнашты. “Татарстан-Сингапур: перспективы сотрудничества” түгәрәк өстәле кысаларында Роман Шәйхетдинов аларга Татарстанда элемтә һәм информацион коммуникацияләр тармагы үсеше турында сөйләде.

2018 елда FIFA Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнү һәм аны үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Казан шәһәрендә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча чаралар комплексының пунктларын үтәүдә аңа йөкләнгән бурычлар тормышка ашырыла.

Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт Советына бюджет Юлламасын кертте. Аның эчтәлегендәге “2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына бюджет турындагы” закон проекты 36 кушымтадан тора.

Айлык чикләрендә республикада халыкны төрле экстремаль хәлләрдәге эшләргә өйрәтү буенча зур эш бара.

КМТТУ университетының “Сәнәгый һәм экологик иминлек” факультетының беренче курс студентлары Татарстан Республикасы эзләү-коткару хезмәтенең 2 нче зональ эзләү-коткару отрядында булдылар.

Министрлар кабинеты Россия Пенсия фонды бюджетына төзәтмәләр керткән. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.


27
октябрь, 2017 ел
җомга

20 октябрьдән башлап юл-патруль хезмәткәрләренә автомобиль юлының теләсә кайсы урынында машинаны туктатырга хокук бирелгән. Элеккеге регламент буенча алар стационар постларда гына туктата ала иде.  ЮХИДИ хезмәткәрләре, шулай ук, юл-транспорт һәлакәтеннән соң белешмә дә бирмиләр, яшеренгән урыннан чыгып машинаны да туктата алмыйлар. Юлларда интенсив хәрәкәт булган урыннарда гына юл-патруль хезмәткәрләре күзәтчелек итеп торырга мөмкин. 


26
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр.  Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 4 янгын, төзелеш вагонында – 1 янгын


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International