ЮХИДИнең яңа административ регламенты гамәлгә керде.

2017 елның 27 октябре, җомга

20 октябрьдән башлап юл-патруль хезмәткәрләренә автомобиль юлының теләсә кайсы урынында машинаны туктатырга хокук бирелгән. Элеккеге регламент буенча алар стационар постларда гына туктата ала иде.  ЮХИДИ хезмәткәрләре, шулай ук, юл-транспорт һәлакәтеннән соң белешмә дә бирмиләр, яшеренгән урыннан чыгып машинаны да туктата алмыйлар. Юлларда интенсив хәрәкәт булган урыннарда гына юл-патруль хезмәткәрләре күзәтчелек итеп торырга мөмкин. 

Юл-транспорт һәлакәте турында белешмә бирелми

Яңа регламент юл-транспорт һәлакәте турында белешмә бирүне кире кага. Эчке эшләр министрлыгының  андый белешмәне раслау буенча  вәкаләтләре алынган.

Элек андый белешмәләр  юл-транспорт һәлакәтенә очраган шоферларга иминият компанияләренә мөрәҗәгать итү өчен бирелә иде. Иминият компанияләре, үз чиратында, зыян күрүчеләргә акча түли иде. Яңа регламент буенча шоферларга административ хокук бозулар турында беркетмә, карар  күчермәсе генә бирелә. Иминият компанияләренә  әлеге күчермә тапшырыла.

ЮХИДИ хезмәткәрләренә автомобильне теләсә кайсы урында туктату хокукы бирелә.  

Регламент нигезендә машинаны кайда, кайчан туктату, юл хәрәктен күзәтү алымнары юл-патруль хезмәте җитәкчесе тарафыннан билгеләнә. Бу очракта юл-патруль хезмәткәрләре машина шоферына сигналны төгәл итеп, юлдагы барлык шоферлар да аңларлык итеп бирергә тиеш. Юл-патруль хезмәтенә юл-транспорт һәлакәтләре бик еш күзәтелгән урыннарны гына, кышкы чорда һава шартлары начарланган вакытларда гына кизү торырга киңәш ителә.  Машинаны туктаткач та полиция хезмәткәре ни өчен туктатуының сәбәбен аңлатырга тиеш.

Полиция хезмәткәренең үзен тотышын фотога яисә видеога төшерү рөхсәт ителә.

Яңа регламентка мондый гамәл кертү турындагы мәсьәлә бик күп бәхәс тудырган иде. Күпләр фиксация ясауны тыярлар дип уйлады. Әмма регламентта рөхсәт бирелде. Полиция хезмәткәрләре фото-видеокамерага төшереп барырга теләгән,  дөреслекне шундый юл белән эзләргә һәм хаклык табарга теләгән кешегә комачаулык күрсәтергә тиеш түгел. Бу – һәр кешенең конституцион хокукы булып тора. Әмма хәлиткеч очракларда фото-видеога төшерү тыелырга мөмкин. Мәсьәлән, террорга каршы операция уздырганда һәм камерага төшереп баручы аның эшенә комачаулык ясаганда полиция хезмәткәре фиксация ясауны тыярга хаклы. ЮХИДИ хезмәткәрләренең  үзләренә  дә фото-видеога төшерергә рөхсәт ителә. 

Юл-транспорт һәлакәте булган урында машина йөртү хокукы биргән документны алырга рөхсәт ителми

Бу очракта юл-транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен бозган кеше 3 көн эчендә үзенең машина йөртү хокукын ЮХИДИ бүлегенә илтеп тапшырырга тиеш.

Яңа регламент буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре, зыян күрүче булмаганда юл-транспорт һәлакәтен теркәү өчен урынга чыгып тормыйча аны евроберкетмә белән генә рәсмиләштерегә тәкъдим итә.   Мондый гамәл ни өчен инспекторлар рәвешендә дәүләт җәлеп ителергә һәм йөзәрләгән машина кемнеңдер фарасы ватылу яисә ишеге сыдырылу аркасында чакрымнарга сузылган бөкеләрдә торырга тиеш, дигән фикердән чыгып эшләнә. 

Бәрелешкәнсез икән, фотога төшерәсез, машинагызны юлдан аласыз һәм мәсьәләне иминият компанияләре белән, йә булмаса, суд аша хәл итәсез, дигән сүз. Әмма юл-транспорт һәлакәтенә очраган кешеләр бер-берсе белән килешә алмаслык дәгъвада икән, бу очракта полиция хезмәткәрләре аларга якын-тирәдәге стационар полиция постында эшне рәсмиләштерегә киңәш итә.

Аерым очракларда юл хәрәкәтен качып торып күзәтү дә рөхсәт ителә

Яңа регламент нигезендә патруль автомобиле бик әйбәт күренеп торырга тиеш. Әмма әлеге кагыйдәнең дә искәрмәләре бар.  Юлның куркыныч тудыра торган урыннарында, кискен борылышларда, интенсив хәрәкәт булган участокларда патруль автомобилен зыян китерми торган урынга гына кую рөхсәт ителә. Мондый урыннарда патруль автомобиле өлешчә күренми торган булса регламентка җавап бирә. 

 Яңа регламент юлны ремонтлый торган  урыннарда фото-видеога төшерүне тыя.  ЮХИДИ камераларын урнаштыру тизлек вакытлыча чикләнгән  һәм сары төс белән бирелгән билгеләр янында гына рөхсәт ителә.

Алия Хәйретдинова әзерләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International