7 миллионнан артык кеше ГТО сайтында теркәлү узган

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

Бу хакта XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашучылар белән очрашуда Россия спорт министры Павел Колобков җиткерде.

7 миллионнан артык кеше Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) сайтында теркәлү узган, дип хәбәр итте бүген XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашучылар белән очрашуда Россия спорт министры Павел Колобков.

"ГТО – бу безнең массакүләм спортта төп проект. Беренче тапкыр ул узган гасырның 20 нче елларында барлыкка килгән. Һәм менә 2014 елдан без аны кабат яңарттык. Бүген миңа 7 миллионан артык кешенең ГТО сайтында теркәлүен хәбәр иттеләр”, – дигән Колобков.

Ул шулай ук Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә ГТО нормативларын тапшыру өчен берничә мәйданчык барлыгын да билгеләп үткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International