Быел эпистоляр жанрда үз сәләтләрен, «Лучший урок письма – 2016» бәйгесенең төбәк оештыру комитетына хатларын һәм методик эшләрен җибәреп, ике йөздән артык мәктәп укучысы, студент һәм укытучы тәкъдим итте. Татарстан укучылары иншаларының иң популяр темалары «Есть такая профессия – Родину защищать…» һәм табигатьне саклауга багышланган номинацияләр булды.
Республика этабы җиңүчеләре “Татарстан почтасы” ФПЭИ ннән һәм бәйге партнёрларыннан аерым бүләкләр алачак. Аларның эшләре, Бөтенрәсәй бәйгесендә катнашыр өчен, Мәскәүгә җибәрелде.
«Өметләнәм: шундый акцияләр яшь буынның эпистоляр жанрга карата яратуны саклаячак», – дип «Татарстан почтасы» ФПЭИ директоры Регина Кузнецов билгеләде.