Агымдагы елның җәй айларында “Биектау Fm” радиосында “Китап – сердәшчең синең” дип аталган сәхифә эшләп килде. Аның максаты җәйге ял вакытында укучыларда китап укуга теләк уяту иде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә Белем көненә багышланган тантанада катнашты.
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры алимент түләттерү буенча мөрәҗәгать итү тәртибен аңлатты.
Татарстанда урып-җыю кампаниясенең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.
Татарстанда Татарстан Республикасы Президенты ярдмендә 2013 елдан башлап Эшләүче яшьләр иҗатының «Наше время – Безнең заман» еллык ачык республика телевизион фестивале уздырыла. Фестиваль – коммерциягә карамаган дәүләти социаль әһәмиятле проект. Фестивальнең миссиясе — яңа кадрлар буынын булдыру, эшче инженерлык һөнәрләрен популярлаштыру, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшь кешеләрнең иҗат мөмкинлекләрен ачу.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев агрохимик тармакның эре предприятиеләре: «ФосАгро», «УРАЛХИМ», «ЕвроХим», «Акрон» җитәкчелеге белән киңәшмә уздырды. Ул көзге кыр эшләрен башкару өчен Россия игенчеләрен минераль ашламалар белән тәэмин итү мәсьәләсенә багышланган иде. Очрашу статс-секретарь – Росия сәнәгать һәм сәүдә минмистры Виктор Евтухов катнашында узды.
2018 елның 15-17 сентябрендә “Казан” агросәнәгать паркы территориясеендә Татарстан Республикасы бакчачыларының «Бакча» бәйрәме узачак.
2018 елның 30 августында «Казан» Халыкара ат спорты комплексында Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итүгә багышланган ат чабышлары узачак.
Оператив белешмәләр буенча, 2018 елның 29 августына Татарстанда 3035,1 мең тонна ашлык суктырылды, шул исәптән 1031,8 мең тонна көзге бодай, 306,5 мең тонна көзге арыш, 979,6 мең тонна арпа, 61,9 мең тонна борчак, 462,9 мең тонна сабан бодае.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Мәгарифтә инновацияләр” һәм “Перспектива” номинацияләре буенча “Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея” XIV Республика бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә.