ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Иннополис Университетының беренче проект мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары илнең 26 регионыннан 9-11 сыйныфларның 80 укучысы булды. Ике атна дәвамында алар тарафыннан мәгълүмати куркынычсызлык, бүленгән реестр системасы, робот техникасы, геомәгълүмат системалары, шулай ук контентны персонализацияләү өчен чат-Бота өлкәсендәге проектлар эшләнелде.

Оператив белешмәләр буенча  11 сентябрьгә туңга сөрү 926,5 мең га (44%) мәйданда диярлек башкарылган. Көндәлек    эшкәртү күләмнәре арта һәм бүгенгә 30  мең га тәшкил итә.  1700дән артык төрле агрегатлар эшкә җәлеп ителгән, шул исәптән чәчүдән бушаган техника да.

«Ашлык сыйфатын  бәяләү үзәге» ФДБУ  Татарстан Республикасы филиалының  Сынау лабораториясендә агымдагы  елның 8 аенда 2759 ашлык пробасы һәм аннан эшләнгән продуктлар сынау узды.  Тикшерелгән ашлыкның һәм продуктларның  гомуми күләме    399,4 мең тонна  тәшкил итә.  Шул чорда 259,8мең тонна ашлык һәм аның продуктларына   2058 сертификат һәм халыкара үрнәктәге  58 сыйфат сертификаты бирелде.

Казан (Идел буе)  Федераль университетның дәүләт һәм муниципальидарәсе Югары  мәктәбе  базасында  «Татарстанның иң яхшы дәүләт граждан  хезмәткәре-2018»  V Республика конкурсын ачу тантанасы булды. Республикада бу  конкурс бишенче ел уза инде.

Агымдагы елның  12 сентябрендә   Министрлык   белгечләре   видеоконференция элемтәсе  режимындагы киңәшмәдә  катнаштылар. Анда    Россия Федерациясендә   җитен  һәм  киндер  үстерүне  арттыру мәсьәләсе буенча фикер  алыштылар. Киңәшмәне  Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрыны  беренче урынбасары Джамбулат Хатуов алып  барды.


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Урып-җыю эшләре башлангач,  Татарстанда   ТР  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “ТР агросәнәгать  комплексының «Иң яхшы комбайнчы-2018» конкурсы игълан ителгән  иде.

Татарстанда        балык сәнәгате һәм балык үрчетү тармагы   яңа  үсеш  алды.    Бу хакта   «Татар-информ» МА белән  эксклюзив интервьюда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары   Нәҗип Хаҗипов   сөйләде.

ЮНЕСКОда аэрокосмик һәм астрономик юнәлешләргә ихтыяҗ бар, диде М.Шәймиев.


6
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мәдәниятара диалог форумын ачты.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе тәкъдиме белән, 4-7 сентябрь көннәрендә Казанда ЮНЕСКО оешмалары вәкилләре катнашында мәдәниятара диалог форумы уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International