ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2018 ел
сишәмбе

Уракка әле генә төшкән кебек иде, ә инде Татарстан районнарында урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. Көннәр шулай әйбәт торганда, берничә көннән төгәллибез, диләр хужалык җитәкчеләре. Комбайнчылар арасында игълан ителгән ярыш исә урак төгәлләнгәнче дәвам итәчәк.


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

Казан Кремлендә Татарстанның 50 иң яхшы гаиләсе өчен тантаналы кабул итү чарасы узды.

Урып-җыю  кампаниясенең барышы  турында  шимбә көнне  Татарстан Республикасы Хөкүмәте  Йортында узган  киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.  Республикада  бөртекле  культураларны   җыю дәвам итә. Бүгенгә   1,0 млн. гектардан артык  мәйданда   (56%),  орлык  кукурузын исәпкә  алып,    2,7 млн тоннадан күбрәк  ашлык суктырылган.  Республика буенча уртача уңыш  – 26,4 ц/га (2017 елда  - 35,9 ц/га).


24
август, 2018 ел
җомга

Оператив белешмәләр буенча, 2018 елның 24 августына Татарстанда   2610,8 мең  тонна  ашлык суктырылды, шул  исәптән  1031мең тонна көзге бодай, 305,5 мең тонна көзге арыш, 226,4 мең тонна сабан бодае, 844,5 мең тонна арпа, 89,9 мең тонна борчак, 99,8 мең тонна солы.

22 августта Самара  авыл хуҗалыгы академиясе мәйданчыгында  XX Идел буе агросәнәгать  комплексы күргәзмәсе кысаларында  «Климат, туфрак уңдырышлылыгы, агротехнологияләр – 2018. Цифрлы игенчелек» фәнни-гамәли   конференция узды. Катнашучылар цифрлаштыруның дөньякүләм трендлары буенча фикер алыштылар.

«Туган ягыңны  бел” темасы буенча чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һөнәр берлеге  әгъзалары 18 августта  Алексеевск  районының туган  як музеенда, Алексеевск сәнгати  туку фабрикасында һәм  Биләр  дәүләт тарих-археология һәм  табигать  музей-тыюлыгында булдылар.


22
август, 2018 ел
чәршәмбе

21 август көнне Айбаш авылы мәчете янында Корбан бәйрәменә багышланган бик матур һәм тәрбияви чара булып узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы   “Бөтенроссия Мактау Китабы” Федераль Реестрының чираттагы 2018  елгы  басмасы  турында  мәгълүмат  бирә. Аны   һәр  елны  «Каталог эшләү үзәге» ҖЧҖ  (Мәскәү  шәһәре) чыгара.

«Зәй шикәре» заводы  продукцияне исәпкә алуны камилләштерү максатында һәр  шикәр капчыгын штрих  белән кодлаштыру проектын эшләде. Бүген продукцияне штихкодлар белән маркировкалау   аны  заводтан чыгрылганда    куела.  Бу  процесс махсус счетчикларга берктелгән,   алар  продукциянең исәпкә алу системасында әзер продукциянең чыгышын   күрсәтә.    Аннары    исәпкә  алынган штрих-кодлар  нигезендә беренчел  документлар әзерләнә.  

24 августта  Ингушетия Республикасында бакчачылыкны, питомникчылыкны үстерү һәм җиләк-җимеш продукциясен саклауны оештыру  буенча Бөтенроссия конференциясе узачак. Аны  Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International