“Илле инновацион идея” финишка якынлаша

2018 елның 28 августы, сишәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Мәгарифтә инновацияләр” һәм “Перспектива” номинацияләре буенча “Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея” XIV Республика бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә.

Бәйгедә түбәндәгеләр катнаша ала:

 

  • мәктәпкәчә, гомуми, һөнәри, югары белм бирү уку йортларының педогогик хезмәткәрләре, шулай ук өстәмә белем һәм тәрбия бирүче учреждение вәкилләре һәм  мәгариф өлкәсендә инновацион проектларны тормышка иашыручы эшмәкәрләр (“Мәгарифтә инновацияләр”номинациясе);
  • 11 яшьтән 19 яшькә кадәр булган гомуми белем бирүче оешмаларның укучылары, шулай ук һөнәри һәм югары белем бирү оешмалары студентлары («Перспектива» номинациясе ).

Бәйгедә катнашу өчен материалларны 15нче октябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырырга була: Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 3нче йорт, 109нчы бүлмә. Кабул итү вакыты:

  • дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9:00 - 18:00;
  • җомга 9:00 - 16:45;
  • төшке аш 13:00 - 13:45.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International