ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2020 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы мөһим датаны - ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны билгеләп үтә. Нәкъ менә шул көнне, 27 майда, 100 ел элек, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советының «Автономияле Татар Социалистик Республикасы (АТССР) турында»гы Декреты имзаланды.

Бүген ТР Дәүләт Советы бинасында Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан чыгарылган почта маркасын сату тантанасы узды.

Халыкара балаларны яклау көнендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм «Цифрлы икътисад» оешмасы әйдәп баручы технологик компанияләр белән берлектә киберкуркынычсызлык буенча Бөтенроссия ачык дәрес үткәрәчәк. Аның бурычы - Интернетта балаларны яклау кагыйдәләре турында искәртү.

ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге статистикасы буенча, апрель аенда 403 мәгълүмати системаларга һәм сайтларга санкциясез керү омтылышы теркәлгән, бу алдагы айдагы һөҗүмнәр саныннан 20% ка кимрәк (март – 499 омтылыш).

Россия Почтасы һәм "М.Видео-Эльдорадо" хезмәттәшлек башлану турында игълан итте. Почта бүлекләре ритейлер сайтында эшләнгән заказларны бирү пунктларына әйләнәләр. Уртак проект пилоты Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Казанда һәм Новосибирскида – барлыгы 1291 почта бүлегендә эшләтеп җибәрелде.

Илнең 79 регионыннан 3000гә якын кеше «Цифрлы журналистика» бөтенроссия белем бирү онлайн-программасында катнашачак.

Татарстан абитуриентлары югары уку йортларына керү өчен уңайлы һәм куркынычсыз онлайн-форматта электрон култамга сертификаты ярдәмендә документлар бирә алалар.

Балаларны яклау көне һәм җәйге каникуллар башлану беренче тапкыр гадәти булмаган шартларда узачак: балалар лагерьлары ябылган, экскурсияләр юк, спортның команда төрләре белән шөгыльләнү тәкъдим ителмәгән. Телевидение үз өстенә укыту һәм күңел ачу функцияләрен ала.

Туры эфирда Татарстан Республикасы үткәрә торган Бөтенроссия эшләүчеләр ярышының беренче этабында өч җиңүче сайлап алынды.

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатында Зеленодольск, Чистай һәм Буа ашыгыч медицина ярдәме бригадалары хезмәткәрләре өчен махсус оештырылган сөт продукциясе белән бүләк пакетларын җибәрү башланды. Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатыннан продукция җыелмаларын барысы 263 медицина хезмәткәре алачак: Зеленодольскида – 107, Чистайда – 113 һәм Буада - 43. Бу шәһәрләр очраклы гына сайланмаган, анда Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатының җитештерү мәйданчыклары урнашкан, аларда 1130 кеше эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International