Республикада ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлекле почта маркасын чыгардылар

2020 елның 31 мае, якшәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы бинасында Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан чыгарылган почта маркасын сату тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин катнашты.

Юбилей почта маркасының тиражы 250 мең данә тәшкил итә. Анда Татарстан Гербы, милли орнамент, республиканың истәлекле урыннары, шулай ук төбәкнең Авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать тармакларындагы казанышлары сурәтләнгән. Почта блогын чыгаруга өстәмә рәвештә беренче көн конвертлары чыгарылачак һәм Мәскәү һәм Казан өчен махсус штемпель әзерләнәчәк.

Моннан тыш, истәлекле датаны бәйрәм итүгә истәлекле текстлы махсус почта блогы һәм «Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгы» дигән маркировкалы конверт әзерләнгән иде.

Почта маркаларының һәм юбилей тәңкәләренең истәлекле нөсхәләрен ТР Милли музеена, ТР Дәүләт архивына һәм Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеена тапшырачаклар. Яңа почта маркасын шулай ук «Россия почтасы» почта бүлекчәләрендә сатып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International