Бу чорда механизаторлар да, агрономнар да, аграр югары уку йортларының практика узучы студентлары да бар куәткә эшли. Берәүләр кырда чираттагы язны каршы ала, икенчеләре, кышы көне теория белемен туплап, аны практикада кулланырга өйрәнә. Бары тик техника ватылу яки яңгырлар гына процессны туктатып тора.
Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең энергия чыганакларына тарифлар шактый зур һәм бу проблема булып тора. Хөкүмәт Йортында узган соңгы видеоконференцияләрнең берсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, март аенда кулланылган электр энергиясенең уртача бәясе бер киловатт-сәгатькә 7,7 сум тәшкил иткән. “Газ-поршеньлы энергия җайланмаларын сатып алып, арзанрак альтернатив чыганакларга күчәргә кирәк”, - дип билгеләп үткән иде министр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин 2020 елның 26 маенда кабул ителгән 748 номерлы карарны имзалады, аның нигезендә конкуренциягә сәләтлелекне арттыру турында килешү төзегән аграрийлар өчен ташламалы кредитлардан максатчан файдалану юнәлешләренең исемлеге киңәйтелде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов әче туфракны известьлау буенча чаралар планын үтәүгә багышланган киңәшмә үткәрде. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, башка төбәкләрнең АПК идарәсе органнары җитәкчеләре, агрохимия хезмәтләре, фәнни һәм бизнес-бергәлекләр вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, 2020 елның 6 апреленнән – бу катлаулы чорда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ярдәм итү йөзеннән тәкъдим ителгән «вируска каршы» гамәлләр башкарылганда, татарстанлылардан Росагролизингка техника алу өчен 435 заявка кергән. Россия буенча барлык хуҗалыклардан 35 млрд. сумнан артыкка 6 мең заявка бирелгән. Бу -Росагролизингка башка вакытта ике айдан да кимрәк вакыт эчендә кергән заявкалар буенча рекорд күрсәткеч.
Татарстанда «Безнең фермер» дигән уникаль кибет ачылды. Мәйданчык ваклап сәүдә итүгә исәпләнгән һәм В2В форматында эшләячәк.
Хөрмәтле биектаулылар, райондашлар, кадерле дуслар!
Республикада чәчү эшләре азагына якынлашып килә. Биектау районында эшләр әле дәвам итә, әмма кайбер хуҗалыклар иген чәчелгән басулары белән мактана да алалар.
Коронавируска бәйле вазгыять Россия Федерациясе Кораллы көчләре эшчәнлегенә дә үзгәрешләр кертте. Хәрби комиссариатларның хәрби хезмәткә чакырылыш пунктларында да моңарчы күрелмәгән мохиткә юлыгасың.
Биектау райнында социаль-көнкүреш объектлары төзелешенә аеруча зур игътибар бирелә. Мәдәният өлкәсендәге объектлар аерым исәптә. Билгеле булганча, Татарстанда территорияләрне үстерүне максат итеп куйган берничә социаль программа эшләп килә.