Олы Кавалда мәдәният йорты ачылачак

2020 елның 24 мае, якшәмбе

Биектау райнында социаль-көнкүреш объектлары төзелешенә аеруча зур игътибар бирелә. Мәдәният өлкәсендәге объектлар аерым исәптә. Билгеле булганча, Татарстанда территорияләрне үстерүне максат итеп куйган берничә социаль программа эшләп килә.

Программаларның төп максаты - республикада яшәүче барлык халыкның яшәү сыйфатын арттыру. Мәдәниятне үстерү программасы - мөһим программаларның берсе. Бүгенге көндә Биектау районында берничә авыл клубы төзелеп килә. Алар инде төгәлләнү алдында тора. Шуларның берсендә безнең хәбәрчеләребез дә булып кайтты. Олы Кавал авылы мәдәният йорты территориясенә якынлашканда, биредә төзелеш эшләре тәмамланган дип тә уйларга мөмкин. Чөнки кыйммәтле, кызыл-саргылт кирпечләр аралаштырып төзелгән бина ерактан ук игътибарны үзенә җәлеп итеп тора. Әле узган ел гына бу урында авылның иске клубы үзенең соңгы көннәрен санап утыра иде. Берничә ай эчендә шул ук урында мәһабәт бина - яңа мәдәният йорты калкып чыкты. Авыл халкы мондый мәдәният йорты турында хыялланып та карамаган иде. «Бинада эчке ремонт эшләре дә төгәлләнеп килә инде, - ди Биектау районы Башкарма комитеты рәисе Дамир Шәйдуллин. - Тиздән буяу, эчке бизәү эшләренә керешәчәкбез. Кирәкле җиһаз кайтарту өстендә дә эшлибез». Олы Кавал авылы мәдәният йорты төзелеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмәне район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин шәхсән үзе алып барды. Рөстәм Галиуллович мәдәният йорты тирәсен төзекләндерү эшләренә дә игътибар итәргә кушты. Чөнки соңгы елларда районда яңа объектларны файдаланышка кертү белән аның янындагы территориянең тышкы йөзе дә үзгәрә: тротуарларга брусчатка җәелә, чәчәк түтәлләре ясала, яктырткычлар куела. Иң мөһиме - территория чиста, матур булсын, күзгә, җанга рәхәтлек бирә торган күренешләрне күңел биреп эшләгәндә генә тудырып була. «Мәдәният» милли проекты кысаларында районда «Мәдәни мохит» төбәк проекты да тормышка ашырыла. Соңгы елларда сафка бастырылган күп функцияле үзәкләр әлеге проект кысаларында төзелеп, файдалануга тапшырылды. Шигали авылындагы 200 урынлы һәм Өллә авылындагы 100 урынлы үзәкләр шундыйлардан. Ямаширмә авылы мәдәният йорты да капиталь төзекләндерү эшләреннән соң танымаслык булып үзгәрде. Олы Кавал авылы халкы яңа мәдәният йорты ачылуны түземсезлек белән көтә. Тантаналы ачылышны Татарстан Республикасы көне - 30 августка ниятләп торалар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International