"Кайнар линия" нигезендә РТРС белгечләре телевизор караучыларның Топ-5 проблемасын төзеделәр һәм аларны хәл итү буенча лайфхаклар тәкъдим итә.
Компьютер грамоталылыгы буенча "Интернетка рәхмәт - 2020" VI Бөтенроссия шәхси казанышлары конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурста компьютерда һәм Интернет челтәрендә эшләргә өйрәнгән пенсия алды һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар катнаша ала.
Республиканың һәр кешесе Yardam.ru мәгълүмат порталында эшли башлаган «Табибларга хатлар» сервисы аша коронавирус шартларында фидакарь хезмәтләре өчен медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә ала.
Таныклаучы үзәкләргә сертификатлар булдыру һәм гариза бирүченең шәхси катнашыннан башка көчәйтелгән квалификациясез электрон имза ачкычлары бирү хокукы бирелде. Норма 2021 елның 1 апреленнән үз көченә керә.
Россия Почтасы һәм Авито илнең бөтен территориясенә почта бүлекчәләрендә алдан түләп куелган товарлар җибәрү мөмкинлеген киңәйтте. Элек бары тик җиде эре шәһәрдән файдаланучыларга гына товарларны почта бүлекчәләрендә җибәрү мөмкинлеге бар иде.
Хөрмәтле биектаулылар, районыбыз кунаклары!
Татарстан Республикасы Цифрлы трансформация үзәге белгечләре республикада яшәүчеләрнең маскалы режимны һәм социаль дистанцияне үтәү дәрәҗәсен билгели торган сынау проектын башлап җибәрделәр. Ясалма интеллект нигезендә яңа технология Казан метрополитенының «Җиңү Проспекты» станциясендә тест режимында эшли.
Халыкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында WorldSkills халыкара стандартлары буенча демо-имтиханнар тәмамланды.
Бүген, 9 нчы июньдә, Иннополис югары технологияләр шәһәре үзенең юбилеен билгеләп үтә: нәкъ менә шушы көнне биш ел элек Россиянең беренче IT-белгечләр шәһәренә старт бирелде.
Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында гражданнар тарафыннан вакытлы опекага махсус түләүләр рәсмиләштерү буенча сервис эшли башлады. Гаризаларны 1 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.