Район башлыгының Россия көне белән котлавы

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле биектаулылар, районыбыз кунаклары!

Сезне Россия Көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.  Россия көне – без яши һәм эшли, укый һәм балалар тәрбияли торган бөек Ватаныбыз бәйрәме,  илебез тарихында күп милләтле халкыбызның бердәмлеген чагылдыра торган  аерым дата. Моннан 30 ел элек, 1990 елның 12 июнендә,   РСФСР халык депутатларының беренче съездында РСФСРның дәүләт сувиренитеты турында Декларация кабул ителде.  Әлеге документ Ватаныбыз һәм аның лаеклы киләчәге хакына куйган максатларга ирешергә ярдәм итте һәм итеп килә. Бу көнне  без Россиянең бай мәдәни һәм рухи мирасы белән күп гасырлык тарихын искә алабыз. Безнең ата-бабаларыбыз үзләренең тырыш хезмәте, ихтыяр көче, таланты һәм илһамы белән бөек ил  корганнар, аның мәдәни, рухи потенциалын арттырганнар, аны дошманнардан яклаганнар. Бу ватанпәрвәрлек һәм гражданлык, иреккә һәм гаделлеккә омтылу традицияләре безнең өчен ышанычлы рухи һәм  әхлакый кыйбла  булып тора,  Ватан хакына һәм аның киләчәге хакына куелган максатларыбызга ирешергә ярдәм итә. Бүген без ватанпәрвәрлек бөтен җәмгыятьтә иң әһәмиятле идея буларак танылган бөек тарихлы һәм бай мәдәниятле илдә, республикада яшәвебез һәм эшләвебез белән горурланабыз. Соңгы 30 елда Россия төбәкләре дә, Татарстаныбыз да, шул исәптән, туган районыбыз Биектау да матур үзгәрешләр кичерде. Районыбызның барлык казанышлары биектаулыларның тырыш хезмәтенә, үзәктән килгән олы ярдәмгә нигезләнгән. Район халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту мәсьәләләре бүген бигрәк тә игътибар үзәгендә. Яхшы белем алуга һәм заманча медицина ярдәменнән файдалануга киң юл ачылу, мәдәният, массакүләм спорт һәм туризм үсеше, уңайлы яшәү тирәлеге булдыру – болар барысы да соңгы елларда ирешелгән уңышлар. Районыбызда күп гасырлар дәвамында ирешелә килгән милләтара һәм конфессияара татулыкны саклап калу һәм ныгыту өчен дә бәрәкәтле җирлек булдырылган. Алга таба да илебезнең иминлеге хакына игелекле хезмәт куеп, киләчәктә дә районыбызның, республикабызның һәм күпмилләтле Ватаныбыз – бөек Россиянең гөрләп алга баруына үзебездән өлеш кертербез дип ышанам. Туган һәр яңа көн сезнең өчен игелекле һәм шатлыклы булсын, иртәгә буласы якты көнгә ышаныч ныгытсын. Россия көне белән!

Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International