30 нчы май көнне DIGITAL SUPERHERO it-марафонының беренче этабы тәмамланды: җиңүчеләрнең исемнәре реаль вакыт режимында игълан ителде. Беренче урынны һәм 200 мең сумлык төп приз фондын Мәскәүнең «Neurocore» командасы яулады.
Электрон заказ хатларын җибәрү һәм алу буенча Россия Почтасы сервисын хәзер илнең 72 төбәгендә карарга була. Хәзерге вакытта хезмәт күрсәтүгә 4 млн. кулланучы һәм 7 мең оешма тоташтырылган.
Yardam.ru үз-үзеңне изоляцияләү өчен уңайлы тормыш өчен республика порталы Стратегик инициативалар агентлыгы үткәрә торган «Смарт. Эволюция» бөтенроссия конкурсының икенче турына үтте.
Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында пенсия алды яшендәге гражданнарны цифрлы компетенцияләргә өйрәтү дәвам итә. 2019 елда гына да ИТ-технологияләр өлкәсендә республиканың 353 кешесе яңа белемнәр һәм күнекмәләр алды.
Киләсе уку елына республиканың барлык гомуми белем бирү учреждениеләре интернетка оптика буенча тоташтырылачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
Ел дәвамында Татарстан укучылары нинди бәя алды? Нинди мәктәпләр иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр? «Татарстан Республикасы Электрон мәгарифе» дәүләт мәгълүмат системасы белән берлектә тәмамланган уку елына йомгак ясыйбыз.
Федераль бюджет тарафыннан күрсәтелгән финанс ярдәмен, махсус шартларга ихтыяҗ зур булуын һәм акцияне озайту турындагы үтенеч белән аграрийларның күп санлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Росагролизинг вируска каршы тәкъдимнең гамәлдә булуын тагын 1 айга озайтты.
Россия почтасы җыелма йөкләр ташыган вакытта күп җирле җибәрүләрне тарификацияләү алымын үзгәртте. Бу челтәр ритейлерларына логистика чыгымнарын 1,5-2 тапкыр киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгында Татарстан Республикасы барлыкка килү тарихына багышланган ачык онлайн-лекция узды. Цифрлы министрлык дистанцион форматта лекция тыңлаган республика ведомстволары арасында беренче булды.
Чаллы ИТ-паркы Бизнес-инкубаторга онлайн-форматта 43 нче стартап-проектларны сайлап алу үткәрәчәк. Бу атнада ук 21 команда үз идеяләрен экспертларга тәкъдим итәчәк.