ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2020 ел
якшәмбе

Профессиональ фотографлар һәм Татарстан халкын республикада милли проектларны гамәлгә ашыруга багышланган фотоконкурста катнашырга чакыралар. Җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләячәкләр.

Барысы да дөрес: республика халкы журналларга һәм газеталарга онлайн рәвештә ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша языла ала. 2020 ел башыннан порталда Россия Почтасының вакытлы басмаларына электрон язылу хезмәтеннән 3 909 татарстанлы файдаланган. Бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда мең нөсхәгә күбрәк.


16
июнь, 2020 ел
сишәмбе

COVID-19 пандемиясе аркасында KAZAN DIGITAL WEEK - 2020 (http://kazandigitalweek.com) агымдагы елның 21-24 сентябрендә виртуаль форматта узачак. Халыкара форум кысаларында панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, техник турлар, күргәзмәләр һәм хакатон булачак. Хакатонның җиңүчеләре акчалата призлар белән бүләкләнәчәк.

Агымдагы елның беренче биш аенда ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша никах теркәү өчен ЗАГСка электрон язылу хезмәтеннән 4 038 татарстанлы файдаланган.


13
июнь, 2020 ел
шимбә

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында кыйммәтле мехлы җәнлек үрчетү тармагын үстерүгә багышланган киңәшмә узды. Чара Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов рәислегендә узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстанда кыйммәтле мехлы җәнлек үрчетү белән шөгыльләнүче предприятиеләр вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында цифрлы технологияләр нигезендә Татарстан фермерларының азык-төлек продукциясен сату системасын үстерү планлаштырыла. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин, Татарстанның Фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, «Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Илнур Хәбибуллин, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге, фермер хуҗалыклары вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Татарстан Республикасының Лаеш районында (Олы Кабан авылы янында) узачак «Кыр көне-2020» күргәзмәсенә әзерләнәләр. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы тармагының «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек», «Мелиорация», «Кече хуҗалыклар» һәм «АПКны цифрлаштыру» бүлекләре буенча алдынгы казанышлары тәкъдим ителәчәк.

Натураль сөт балалар өчен алыштыргысыз продукт булып тора. Даими рәвештә шундый сөт кулланган балалар яхшырак үсә, азрак чирли һәм теш проблемалары белән дә теш табибына сирәгрәк мөрәҗәгать итәләр. Сыер сөтендә кальций күп була. Шул ук вакытта кальцийны үзләштерергә булыша торган башка элементлар да бар, болар: фосфор, D витамины, магний. Кальций сөяк тукымаларын ныгыта, коллаген формалашуда катнаша, шуңа күрә сөт зурлар һәм хәтта өлкәннәр өчен дә бик  файдалы. Әмма яшь олыгая барган саен сөт авыррак үзләштерелә башлый.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2 июльдән 4 июльгә кадәр* Татарстанда кыр форматында «Кыр көне - 2020» иң зур күргәзмә узачак. Быел бу чара, үзенчәлекле эпидемиология вәзгыятенә бәйле рәвештә, яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәп узачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга ярдәм итүгә грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 250 млн. сум тәшкил итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International