«Цифрлы алга китеш» конкурсы кысаларында «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының флагман проектларыннан берсе – шәхси катнашучылар өчен машина белән укыту һәм мәгълүматларны анализлау буенча онлайн – чемпионат старт алды. Бер ай эчендә аларга реаль кейслар өчен эшләүче карарлар булдырырга туры киләчәк. Җиңүчеләр ике миллион сумлык приз фонды белән бүлешәчәк һәм финалга эләгәчәк. Катнашу өчен 83 регионнан 6000нән артык белгеч заявка биргән.
Сезне 27 июнь - Яшьләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Бу бәйрәм – барлык биектаулыларның яраткан бәйрәме. Районыбызның өчтән бер өлеше яшьләр булганы өчен генә түгел, яшьлек хисе - Биектау районының кыю һәм тырыш, батыр, яшьләргә генә хас актив холкына туры килә торган күңел халәте булуы өчен дә әлеге бәйрәм безгә якын.
Татарстан укучылары (8-11 сыйныфлар) һәм югары технологияләр өлкәсе белән кызыксынучы студентлар «Цифруй» төбәкара тикшеренү-гамәли эшләр конкурсында катнаша алалар. Җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алачак.
Татарстанда 2 июльдән 4 июльгә кадәр «Татарстанда Кыр көне - 2020» кыр форматындагы иң зур күргәзмә узачак. Чарага әзерлек тулы куәткә бара. Күргәзмәдә бөртекле культураларның, көнбагышның һәм кукурузның яңа сортларын гына түгел, ә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен, шул исәптән безнең Татарстан җитештерүе өчен дә техниканың киң линейкасын күрергә мөмкин булачак.
Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе. Бу хакта барысы да белә. Тик туклану кыйммәтенә генә түгел, ә кеше сәламәтлеге өчен тулы бер витаминнар һәм микроэлементлар хәзинәсенә дә ия булган продуктлар бар. Аларның иң татлысы – балдыр, мөгаен. Әлбәттә инде, ул безнеке, Татарстанныкы.
2 июльдән 4 июльгә кадәр Татарстанда «Татарстанда Кыр көне - 2020» кыр форматындагы иң зур күргәзмә узачак. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы культураларының 100дән артык сортын һәм гибридын гына түгел, ә иң яңа заманча авыл хуҗалыгы техникасын, терлекчелек, үсемлекчелек һәм агросәнәгать секторын цифрлаштыру өлкәсендәге алдынгы казанышларны да күрергә мөмкин булачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Россия экспорт үзәге» АҖ чит ил базарларына агросәнәгать комплексы продукциясен чыгаручы Россия экспортерларына субсидияләр бирүгә заявкалар кабул итә.
Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында "Вузга онлайн керү" суперсервисы эшли башлады. Аның ярдәмендә мәктәпне тәмамлаучылар, чиратсыз һәм кәгазь гаризаларсыз, университетларга керү өчен, документларны уңайлы дистанцион форматта бирә алалар. Сервиска 54 югары уку йорты тоташачак.
371 мәгълүмат ресурсы ил халкы өчен киләсе ай башына кадәр бушлай калачак. РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында Социаль әһәмияткә ия интернет-порталларның яңартылган исемлеген әзерләгәннәр.
Иннополис университетының робототехника - 2020 буенча ачык олимпиадасының йомгаклау ярышларында Россиянең 23 регионыннан һәм Беларусь Республикасыннан 120 укучы катнаша. Иң яхшы исем өчен 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучылар көрәшә.