Район башлыгының Яшьләр көне​ ​ белән котлавы

2020 елның 27 июне, шимбә

Сезне 27 июнь​ ​ - Яшьләр көне​ ​ белән чын күңелдән тәбрик итәм! Бу бәйрәм – барлык биектаулыларның яраткан бәйрәме. Районыбызның өчтән бер өлеше яшьләр булганы өчен генә түгел, яшьлек хисе - Биектау районының кыю һәм тырыш, батыр, яшьләргә генә хас актив ​ холкына туры килә торган күңел халәте булуы өчен дә әлеге бәйрәм безгә якын.

Биектау районы яшьләре талантлы, актив, өметле һәм​ ​ тырыш, милләтебез мәдәниятенә, тормышына битараф булмаган сәләтле һәм көчле. ​ Алар​ ​ белемле, максатчан, спортны яратучы, инновацион, киләчәк өчен җаваплы һәм үз халкының үткәнен, бүгенгесен ​ хөрмәт итүче яшь кешеләр. Без моңа соңгы айларда тагын бер кат инандык. Биектау районы яшьләре короновирус белән бәйле булган пандемия шартларында үзләрен тагын бер яктан бөтен республикага күрсәтте. Яшьләребез бердәмлек һәм бергәлек хисләре белән волонтерлар сафына бастылар. Өлкән буынга, күп балалы гаиләләргә, ​ мохтаҗларга, инвалидларга карата игелекле эшләр башкардылар. Мондый хәйрия эшчәнлеге бүгенгә кадәр дәвам итә. Социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә эчкерсез ярдәмегез өчен барлык район халкы исеменнән сезгә олы рәхмәтемне җиткерәм.

Яшьләр район үсешенә зур этәргеч биреп торучы көч, алар шактый колачлы эшләр башкара: эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп район бюджетын тулыландыра, басуда иген үстерә, шәхси хуҗалыгында эшләп халыкны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүдә катнаша, йортлар сала, балалар тәрбияли, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнә. Сезнең алда күп юллар ачык. Район һәм республика күләмендә алып барыла торган һәр өстенлекле проект яшьләр потенциалын үстерүгә, аның интеллектуаль һәм рухи үсеше өчен уңай шартлар булдыруга, белем бирүгә, эшкә урнаштыруга, иҗтимагый-сәяси тормышта катнаштыруга юнәлдерелгән.

Районыбызның, республикабызның киләчәге сезнең белемле, энергияле булуыгыздан һәм иҗади потенциалыгыздан, таләпчәнлек, эшләү теләгеннән, ватанпәрвәрлек һәм иҗтимагый-сәяси процессларда үз ролегезне​ ​ аңлавыгыздан​ ​ тора.

Яшьлек - ул хыяллар һәм өметләр, үз тормыш юлынңы эзләү, нәрсәдер эшләү, дөньяны кыю идеяләр һәм казанышлар белән шаккатыра торган вакыт. Сезгә эшләрегездә һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар, мәхәббәт, бәхет, сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм киләчәккә ышаныч телим!

Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International