ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2020 ел
якшәмбе

Татарстанда барлыгы 119 объект балаларның җәйге ялын оештыру буенча заявка биргән. Быел республикада 183 мең бала актив ял итү программасында катнашырга тиеш булган. Әмма бу сан бүгенге көндә 83 меңгә калган.

Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча сайлау участокларында гына түгел, башка урында да тавыш бирергә мөмкинлек тудырылды - теләге булган һәркем үзенең гражданлык позициясен өендә дә белдерә алды. Сайлау комиссиясе Галиевлар гаиләсе яши торган йортка да үзе килде. Тавыш биргәннән соң әле аларны көтелмәгән күңелле яңалык белән дә сөендерделәр.

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча сайлаулар 25 июньдә үк старт алган иде инде. Шул вакыт эчендә Биектау районында барлыгы 47 сайлау участогы эшләде.


2
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Җәббаров «Татарстанда кыр көне - 2020» кыр форматындагы иң зур күргәзмәне ачты. Күргәзмә Лаеш районында уза һәм 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Татарстанда кыр көне – 2020 күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында терлекчелек буенча белгечләр белән түгәрәк өстәл үткәрде. Катнашучылар терлекләрне идентификацияләүнең актуаль мәсьәләләре, сөт терлекчелегендә прогрессив мәгълүмати технологияләр кертү, терлекләр үрчетүнең нәтиҗәлелеге, терлекләрне ашату һәм тоту технологиясе, шулай ук тармак өчен аеруча актуаль булган башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.


30
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Цифрлы эфир телевидениесенең кайнар линиясенә кергән һәр өченче шалтырату телевизор яки приставка белән бәйле проблема буенча. РТРС белгечләре DVB-T2 приставкалары белән Топ-3 куллану катлаулылыгын тәшкил итте һәм аерым телеканаллар югалган очракта кабул итүне ничек тиз җайга салу турында лайфхаклар белән уртаклаштылар.


28
июнь, 2020 ел
якшәмбе

Бу хакта Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров  агросәнәгать комплексы объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү программалары буенча районнар белән узган киңәшмәдә хәбәр итте. Чарада Татарстан  Республикасы  ГИСУ директорының беренче урынбасары Рафар Шакиров, «Татагропромстрой» АҖ генераль директоры Ирек Закиров, министр урынбасарлары һәм башка җаваплы затлар катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасында чәчүлекләрдән нәтиҗәле файдалану турында сөйләде. Аның әйтүенчә, “республика агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеге турыдан-туры үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларының эш нәтиҗәләренә бәйле”.

Эшләүчеләр IOS кулланучылары өчен «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасын яңарттылар.


27
июнь, 2020 ел
шимбә

Югары технологияләр өлкәсен үзенчәлекле «салым маневры» көтә – иминият взнослары ставкасының ике тапкыр кимүе һәм ИТ-компанияләр өчен табышка салым ставкасының кимүе. Россия Президенты Владимир Путин ИТ-тармакка ярдәм итүнең яңа чараларын анонслады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International