“Яхшы булсаң, даның чыгар, яман булсаң, җаның чыгар”, - ди татар халык мәкале. Яхшылык - ул изгелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек. Кеше яшәгән саен, бу төшенчәне күбрәк аңлый...
Биектау районының авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре яңа сезонга әзерләнәләр. Терлекләрне араннарда асрау чоры - терлекчеләр өчен җитди имтихан. Терлекләрнең продуктлылыгы турыдан-туры аларның нинди шартларда кышлавына һәм ничек ашатылуына бәйле. Авыл хуҗалыгы семинарында сүз нәкъ менә шуның турында барды.
8 декабрьдә Биектау җәмәгать судының 1 участогы Ямаширмә авылында исерек килеш машина руле артына утырган 52 яшьлек ир кешегә хөкем карары чыгарды.
Элекке хәрби хезмәткәрләр гамәлдәге хәрби часть базасына сборга җыелдылар. Марий Элдан, Удмуртиядән һәм Татарстаннан меңләгән резервчы өч атна буена хәрби хезмәт күнекмәләрен искә төшерделәр, ашыгыч хезмәт узганда өйрәнгәннәрен камилләштерделәр.
Биектау районы гаҗәеп бай һәм кабатланмас тарихка ия. Зур район кечкенә авыл җирлекләреннән тора. Тикшеренүче һәм җәмәгать тормышында актив катнашучы Анита Шаһиева белән сөйләшүебез шундыйларның берсе турында булачак.
Биектау районы республикада беренчеләрдән булып өлкәннәр һәм инвалидларны карау буенча «Караучы» («Сиделка») проектын тормышка ашыра башлады. Искәртеп үтәбез, проект ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә 2019 елның ахырында гамәлгә кергән иде. Социаль хезмәткәрләр 11 мең кешегә өйләренә барып хезмәт күрсәтә.
Халыкара инвалидлар көнен декабрь башларында билгеләп үтәләр. Ул янәшәбездә безнең ярдәмгә, игътибарыбызга мохтаҗ булган кешеләр яшәве турында искә төшерү өчен игълан ителгән. Биектау районы декабрьнең 1 сеннән 10сына кадәр уза торган “Йөрәктән - йөрәккә” хәйрия акциясен унберенче тапкыр оештыра. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнә торган 10 гаилә катнаша. Бу көнне гамәлгә ашырыла торган төп традицияләрнең берсе - акча җыю һәм гаиләләрнең район җитәкчеләре белән очрашуы.
Ел саен 3 нче декабрьдә бөтен дөньяда Инвалидлар көнен билгеләп үтәләр. Мондый көнне игълан итүнең максаты сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хокукларын тулысынча һәм тигез дәрәҗәдә үтәүдән һәм инвалидларга җәмгыять тормышында катнашу мөмкинлеге тудырудан гыйбарәт иде. 2010 нчы елдан башлап Биектау районында акча җыюга һәм районның изге максатлы кешеләренең игътибарын сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрнең проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән Инвалидлар ункөнлеге кысаларында биектаулыларны тагын ниләр көтә - бу турыда үз хәбәрчебез Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов белән очрашып сөйләште.
2007 елдан башлап, 1 декабрь - Бөтенроссия хоккейчылар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге спорт төре белән мавыгучы, чын-чынлап шөгыльләнүче, киләчәктә үз тормышларын хоккей белән бәйләргә теләүчеләр арасында биектаулылар да бар. Аларның күбесе үз алларына максат куеп яши торган балалар һәм яшүсмерләр. Урамда җил куып, я булмаса өйдә телевизор карап, планшет-телефонда ятарга андыйларның вакыты юк. Алар хоккейга йөри. Хоккей тәртипкә өйрәтә, үз өстеңдә эшләргә, һәрвакыт тырышырга өнди. Һич шик юк, алар барысы да чын ир-егетләр булып үсеп җитәр.
Биектау районында туып үскән якташыбыз, язучы Зиннур Хөснияр үзенең чираттагы юбилеен туган ягында уздырды. Ул Бикнарат авылында туып үсә.