Өлкән кешедә хикмәт бар

2021 елның 12 декабре, якшәмбе

Биектау районы республикада беренчеләрдән булып өлкәннәр һәм инвалидларны карау буенча «Караучы» («Сиделка») проектын тормышка ашыра башлады. Искәртеп үтәбез, проект ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә 2019 елның ахырында гамәлгә кергән иде. Социаль хезмәткәрләр 11 мең кешегә өйләренә барып хезмәт күрсәтә.

Районда «Караучы мәктәбе», «Өлкән кешене карауга алган гаилә» программалары эшли. Нурдидә Закирова да социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ кеше. «Өмет» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү Үзәге хезмәткәрләре, аның өенә килеп, көндәлек йомышларны үтәргә ярдәм итә.

«Өмет» Үзәге социаль хезмәткәре Эльмира Илькевичның һәр иртәсе бер үк төрле мәшәкатьләрдән башлана. Ул үз карамагындагы барлык өлкәннәрне һәм инвалидларны йөреп чыга. Нурдидә Закирова - шуларның берсе. Аңа 81 яшь. 2017 елдан бирле ул районның социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә тора. Ә 2021 елда Нурдидә Закирова «Өлкән буын» программасы кысаларындагы озак вакыт карау системасына кертелде. Эльмира иң элек Нурдидә Галәвиевнаның тән температурасын, кан басымын үлчи, кәефе, сәламәтлеге турында кызыксына. Нурдидә Закирова буыннар полиартриты белән интегә. Эльмира Илькевич әлеге авыруны җиңеләйтә торган чаралар күрә. Нурдидә Галәвиевна мондый ярдәмчесенә бик тә рәхмәтле.

“Эльмира бик әйбәт ярдәмче. Кибеткә барып, кирәкле ризыкларны да алып кайта, коммуналь түләүләрне дә вакытында түләп, квитанциясен кайтара, бик тәмле итеп ашлар пешерә, өемне дә чистарта. Эльмира аралашу өчен дә күңелгә хуш килеп тора”, - ди Нурдидә Закирова.

Нурдидә апа үзе генә яши. Аның балалары да, туганнары да юк. «Өмет» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү Үзәге аның өчен таяныч та, юаныч та. Үзәк хезмәткәрләре аның барлык мәҗбүри медицина процедураларын да вакытында алуын күзәтеп тора.

“Мин Нурдидә апага беренче тапкыр килгәндә, ул авырлык белән генә хәрәкәтләнә иде. Кулы хәтта кашык та тота алмый иде. Үзе урыныннан торып утыра алмый азаплана иде. Аның болай азаплануын күреп, безнең йөрәккә дә кан сава иде. Озак вакыт карау системасы ярдәмендә ул инде хәзер үзе утыра, үзе ашый ала. Әкренләп бүлмә буйлап йөреп тә киләбез”, - ди, үз хезмәтенең нәтиҗәсенә шатланып, Эльмира Илькевич.

Бүген Биектау районында 300 дән артык кешегә социаль хезмәт күрсәтелә. Шуларның 120 се өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакыт карау системасына кертелде.

Галия ИЛДАРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International