Ямаширмә авылында 52 яшьлек ир кеше исерек килеш машина руле артына утырган

2021 елның 12 декабре, якшәмбе

8 декабрьдә Биек т ау җәмәгать судының 1 участогы Ямаширмә авылында исерек килеш машина руле артына утырган 52 яшьлек ир кешегә хөкем карары чыгарды.

Әлеге гражданинны 2021 елның 4 ноябрендә Ямаширмә авылы Вахитов урамында исерек килеш ВАЗ автомобиле белән идарә иткән вакытта ДАИ хезмәткәрләре туктата. Юпитер алкотекторы аның канында 0’323мг/л алкоголь барлыгын ачыклый. Инспекторлар аңа урында административ беркетмә төзи. Закон бозучының машинасы махсус стоянкага куела. Ә үзенә 30 мең сум күләмендә штраф салына һәм ел ярымга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International