ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2013 ел
якшәмбе
Умарта кортлары бал гына түгел, тагын бик күп продуктлар да бирә.
«Таныш моңнар» дип аталган әдәби-музыкаль клуб белән танышлыгыбыз ул оешкан көннән башлап инде. Анда йөрүче апа-абыйлар исә – газетабызның тугры дуслары. Пенсия яшендәге гап-гади кешеләр йөри торган клуб 29 нчы китапханә базасында оешкан дисәк тә буладыр. Биредә даими рәвештә галимнәр, композиторларга, гомумән, иҗат кешеләренә багышланган кичәләр оештырылып тора.
Быел җәйне күргән күк тә булмадык, Универсиада белән мәш килеп үтте дә китте. Тәмле нәрсә тиз беткән кебек, рәхәт тә бик тиз уза бит ул. Шуңа, җәйне озынайтырга теләп, көз җиткәндә җылы якка – Абхазиягә китеп бардык. Кара диңгезнең иң чиста, җылы, тыныч урыны булган Пицундада ял иттек. Гагра һәм Сухуми шәһәрләрен, тарихи урыннарын карадык. Табигатенә сокланып йөрдек, сихри тау битләрендә тезелгән авылларын күрдек. Мандарин, гранат, виноград, инжир җимешләре җитешкән вакыт иде. Арзанга гына рәхәтләнеп сыйландык.
Әфганстандагы сугыш – совет халкы тарихындагы иң фаҗигале сәхифәләрнең берсе. Аның турындагы истәлек яшь демократик республикага тынычлык урнаштыру өчен ярдәм күрсәтергә  “совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын” кертергә  дигән карар чыгарган ил дә, хөкүмәт тә  булмаган хәзерге вакытка кадәр саклана.
Спорт  тормышыбызда көннән-көн зуррак урын ала бара. Башкача мөмкин дә түгел. Моңа Универсиада башкаласына якын яшәү дә, киләчәк буыннарны сәламәт һәм акыл үсеше ягыннан нык алга киткән итеп күрү теләге дә этәргеч ясый.

31
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Без  барыбыз да – табигать балалары, димәк, безне аның белән күзгә күренмәс җепләр бәйләп тора.
Язмыш дигәнең  адәм баласы алдына  нинди генә сынауларны куймый. Ә шул авыр сынауларны сыкранмыйча үтеп, картлык көннәрен  матур, тыныч тормышта үзенең газиз  балалары янында  каршы алучы әби-бабайларыбызның  булуы бик  куанычлы  хәл.
“Правда” җаваплылыгы чикле ширкәтенең ике фермасында – Мәмдәлдә һәм Юртышта  1886 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 500е – савым сыерлары.  Малкайларны уналты сыер савучы карый, Гөлфинә Гыйззәтуллина – шуларның берсе.

24
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Соңгы вакытта республикада иң актуаль проблемаларның берсе – балалар бакчаларына бәяләр арту. Әлеге мәсьәлә ата-аналарны гына түгел, ә Татарстанның Дәүләт Советы депутатларын да борчый.
Бүген Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары чираттагы утырышларына җыелды. Анда каралган төп мәсьәләләрнең берсе -  Татарстан Президенты тарафыннан кертелгән 2014-2016 елларга республика бюджеты проектын тикшерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International