Әфганстандагы сугыш – совет халкы тарихындагы иң фаҗигале сәхифәләрнең берсе. Аның турындагы истәлек яшь демократик республикага тынычлык урнаштыру өчен ярдәм күрсәтергә “совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын” кертергә дигән карар чыгарган ил дә, хөкүмәт тә булмаган хәзерге вакытка кадәр саклана.
Әфганстанда 10 ел дәвам иткән игълан ителмәгән сугышта безнең районнан 95 егет катнашты. Интернациональ бурычларын үтәгәндә дүрт егетебез һәлак булды. Бөреле җәнлек совхозыннан Вислобоков Константин Александрович спецназ отрядында бүлек командиры булып хезмәт итте. Ул, үзен куркыныч астына куеп, авыр минутларда күп тапкырлар полк-ташларына ярдәм күр-сәтә, батыр, кыю, тәвәк-кәл эш итә. 1983 елның 4 нче ноябрендә камалышта калган иптәшләренә ярдәмгә ыргылганда БТРы минага эләгеп шартламаса, аңа 20 яшь булыр иде. Костя сугышчан машинасында җан бирә. Батырлыгы өчен үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бү-ләкләнде.
Усов Олег Геннадьевич та Бөреле совхозыннан иде һәм ул да 3 айдан соң иң “кызу ноктага” эләгә. Ул 1984 елның 17 гыйнварында Кандагарда һәлак булды. Аның гомере дә бик иртә өзелде. 20 яше яңа гына тулган егет, демобилизациягә аз гына калгач, геройларча һәлак булды.
Илфат Мидхәт улы Бариев 1960 нчы елның 14 сентябрендә Кече Битаман авылында туа. 18 яшендә аны армиягә алалар. Сызраньда хәрби вертолет училищесын тәмамлый. Әфганстанда 1986 елдан өлкән лейтенант, чик буе гаскәрләре авиаполкының вертолет отряды штурманы була. Хезмәт чорында 700 сугышчан очыш ясый. 1989 елның 19 гыйнварында дошман группировкаларының урнашкан урыннарын белергә барганда аның вертолетын бәреп төшерәләр. Экипаж тулысынча һәлак була. Сугышчан заданиене җи-ренә җиткереп үтәгәне, хәрби антына турылыклы булуы, ныклык, батырлык, тәвәккәллек күрсәтүе өчен Илфат үлгәннән соң “Сугышчан казанышлары”, “СССРның дәүләт чиген саклауда аеруча тырышлык күрсәтүе” медальләре һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Олы Кавалдан Рәдиф Габделнур улы Галиуллин Әфганстанда 1980 елның апреленнән минометчы булып көрәшә. Сугышчан операциядә катнашканда Рәдиф пуля тиеп яралана һәм шуннан терелә алмый. Үл-гәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләк-ләнде.
Күп еллар узды. 2014 елның 15 февралендә Россиядә һәм БДБ илләрендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгы билгеләп үтелә. Әлеге сугыш турында берни белмәүче яңа буын үсеп җитте. Әмма әфган сугышларында иҗат ител-гән шигырьләр, җырлар калды. Китаплар, хатирәләр – совет солдатларының батырлыгы һәм ныклыгы турында искә төшереп торучы хәтеребез бар.
Республиканың балалар китапханәсе, Татарстан Республикасының Хәрби комиссариаты, Биектау балалар китапханәсе 10-14 яшьлекләрне “Батырлык урыны – Әфганстан” дигән балалар иҗаты конкурсында катнашырга чакыра.
Яшь китап сөючеләргә Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән туганнары турында хи-кәя, инша, эссе формасында сөйләргә тәкъдим ителә. Конкурсның кураторы – Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Муратов.
Конкурсның беренче этабы – муниципаль. Биектауның балалар китапханәсе, район хәрби комиссариаты, белем бирү учреждениеләре, “әфганлыларны” берләштерүче рәсми булмаган җәмә-гать оешмалары вәкилләре конкурсның муниципаль этабын оештыралар, уздыралар һәм җиңүчеләрне бүләкли-ләр. Республика оештыру комитетына 2 яшь номинациясендә (10-12 һәм 13-14 яшь) беренче өч урынны алган хезмәтләр җибәрелә.
Балалар һәм үсмерләрнең иҗади хезмәтләрен 2013 елның 15 декабренә кадәр бастырылган һәм электрон төстә Биектау тимер юл станциясе поселогы, Чернышевский урамы, 5 нче йорт адресы буенча район үзәк китапханәсендә көтәбез. Телефоннар: 88436523874; факс: 88436523875; bib. vgora@mail.ru.
Соңга калып җибәрелгән хезмәтләр конкурста катнашмый. Хезмәтләр ТРның ике дәүләт телендә кабул ителә. Бастырылган текст күләме (фото һәм рәсемнәрдән тыш) А-4 форматындагы 1 биттән артмаска тиеш. Иҗади хезмәткә рәсемнәр, аппликацияләр, фоторәсемнәр өстәү дә уңай бәяләнә. Конкурс турындагы тулырак мәгъ-лүматны районның барлык китапханәләреннән белергә була. “Батырлык урыны – Әфганстан” конкурсына иҗади эшләрне авыллардагы китапханәләр дә кабул итә ала.