Сынауларны сыкранмыйча үткән

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе



Язмыш дигәнең  адәм баласы алдына  нинди генә сынауларны куймый. Ә шул авыр сынауларны сыкранмыйча үтеп, картлык көннәрен  матур, тыныч тормышта үзенең газиз  балалары янында  каршы алучы әби-бабайларыбызның  булуы бик  куанычлы  хәл.


Юртыш авылында яшәүче  87  яшьлек Сәлимә апа Сафина әнә шундыйлардан. Ул 1926 нчы елда Юртыш авылында Фатыйха апа белән Габдрахман абыйлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Башта Юртышта башлангыч мәк-тәптә  белем ала, ә аннары Мәмдәл урта мәктә-бендә укый.


Ни кызганыч, Сәлимә апа 7 нче сыйныфта  укыганда Бөек Ватан сугышы башлана. Шул елны, каты авырудан соң, әтисе үлеп китә. Әнисенең дә аяклары шешеп авырта, ул да урын өстендә ята. Шулай итеп, гаиләдәге барлык авыр эшләр 15 яшьлек Сәлимә җилкәсенә төшә. Шуның  өстенә  әле ул колхозда да эшли. Нинди генә авыр тормыш сынаулары үтәргә туры килми аңа!


1942 нче елның салкын февраль аенда колхозга наряд килә. Колхозда эшләгән бер төркем хатын-кызларны Яшел Үзән районының Васильево бистәсенә эшкә җибәрәләр. 


– Ә сынауның иң зурысы алда булган икән әле, – ди Сәлимә апа, уфтанып.  1943 нче елда  колхоздан 7 кешене  Апас районына окоп казырга җибә-рәләр. Алар арасында Сәлимә апа да була.


– Үзәкләргә  үтә торган 40-45 градуслы салкынлык, без окоп казыйбыз, үзебез туңабыз. Дүрт көн салкынлык хәтта 50 градуска җитте. Безнең яныбызга прораб үзе килде, туңган балчыкны чокып алып булмаганны үз күзләре белән  күрде. Шуннан соң окоп өчен чокырларны дары шартлатып ясап карарга булдылар. Берчак  шырпы сызып, аттырып җибәрделәр. Ә без куркып, кайсыбыз кайсы якка  йөгердек, – дип  искә алды ул яшьлек хатирәләрен. Биредә алар 17 көн булалар. –  45 градуслы  салкында окоп казуны  гомеремдә  дә онытасым юк. Ул елны бөтен агач-куаклар, алмагачлар өшеп бетте, – ди Сәлимә апа.


Ә аннан соң буй җиткән япь-яшь кызлар бригадасы  Илләт  станциясенә  урман кисәргә җибәрелә.


– Безгә көн саен 16 кубометр агач  кисәргә  куштылар. Һәр кеше башына 4 кубометр туры килә бит  ул.  Аякларыбызда чабата, ул тишелә, чабата астына салам тутырабыз. Ашарга  да такы-токы, өшегән бәрәңге ашыйбыз. Агачларны  пычкы белән кисәбез, әрдәнәләргә күтәреп  өябыз, туң  агач әрдәнә-дән  шуып төшеп китә. И, күрдек инде ул елларда, күрдек, – ди Сәлимә апа, авыр сулап. – Ай ярым шулай азапландык, безнең  белән урман кисүдә Битаман авылы хатын-кызлары да күп иде, – ди ул.


1947 елда Сәлимә Юртыш егете Закирга кияүгә чыгып, бик бәхетле тормыш  кичерә.  Алар  бергәләшеп 6 бала үсте-рәләр, инде оныклары да буйга җиткән. Бүген Сәлимә  апа улы Зиннур һәм килене Фидания тәрбиясендә яши. Көн саен намазын укып, бүгенге тормышына шөкерана кылып яши ул.

 

 


Фирая ИБРАГИМОВА, китапханђче


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International