ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2014 ел
сишәмбе
Авылларыбыз бүген мөшкел хәлдә дип даими сөйләп торсалар да, Татарстанда салаларның хәле соңгы елларда уңай якка үзгәрә бара. Республикабыз җитәкчелеге авылга йөз белән борылып, аларның тормышына җан өрергә тырыша.
14 март көнне Муса Җәлил музей-фатирында зур очрашу була. Бирегә М.Җәлил исемендәге республика премиясенең 2013 елгы  лауреатлары җыелачак.

10
март, 2014 ел
дүшәмбе

Хәзерге  авыр заманада укытучы  һөнәре иң кирәклесе, шул ук вакытта иң авыры да. Мин үзем укытучы һөнәр түгел, ә бәлки яшәү рәвеше, дип уйлыйм. Чөнки  ул  көн саен мәктәпкә  укучыларга белем  бирергә, авыр  вакытта  дөрес юл табарга,  тормышта югалып калмаска өйрәтер өчен  бара.

Әти-әниләре эштә чакта балалар көннең күп өлешен бакчада уздыралар. Шуңа күрә  балалар учреждениесе алар өчен икенче йортка, ә тәрбиячеләр исә  әти һәм әни кебек якын кешеләргә әвереләләр.

Мөселманның дүртенче сыйфаты – башкаларны хөрмәт итү.

Олы  Битаман  урта мәктәбендә  бик күңелле очрашу кичәсе узды. Бу  матур  традиция  дүрт  ел дәвам итә инде.  Быел да   мәктә-бебезне 20, 25, 30, 35, 40 һәм 45 ел элек тәмамлап  чыккан укучылар үзләренең укытучылары, сыйныфташлары белән очрашты. 

Безнең Кече Рәс  авылы халкы бәйрәмнәрне  бик ярата. Үткәрелгән барлык  чараларда  да актив катнашалар.   Бер-гәләп үткәрелгән  чара  чын бәйрәм рухын тудыра. 
Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март алдыннан Үзәк мәдәният йортында КВН уеннарында катнашучыларның чираттагы очрашуы булды.

9
март, 2014 ел
якшәмбе
Суның кадере чишмә корыгач беленә, ди халык. Татарстан халкына, бигрәк тә авылда гомер итүчеләргә, сусызлык проблемасы күптән таныш. Соңгы ике елда республика җитәкчелеге әлеге мәсьәләне хәл итүгә зур игътибар бирә башлады анысы. Шулай булуга да карамастан, бу өлкәдәге вәзгыятьне тамырдан үзгәртү өчен күпме вакыт кирәк булачагы билгесез.
Доллар курсының дәвамлы күтәрелүе сәбәпле, хаҗны оештыру бәясе бераз артачак. Бу 2014 елның 27 февраленә кадәр акчаларын тулысынча түләп куйган кешеләргә кагылмый, алар өчен аның бәясе үзгәрешсез калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International