Бу юлы сәхнәгә «ТАТМЕДИА» ААҖнең Биектау филиалы «Биектау хәбәрләре» газетасы, район үзәк библиотекасы хезмәткәрләренең «Ташкыннар» командасы, «Биектау» районара полиция бүлегенең «Контрольный выстрел», медицина хезмәткәрләренең «Интерны» һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә эшләүчеләрнең «Вдох-выдох» командалары чыкты.
Уенда катнашучылар уенның «Боз кузгалды» дигән төп темасын ачарга тырыштылар. Барлык командалар да музыкаль конкурста уңышлы чыгыш ясадылар. Хәзерге тормышның актуаль пробемаларына багышланган чыгышлар да тамашачыларның йөрәгенә барып җитте һәм көчле алкышларга күмелде. Бер сүз белән әйткәндә, булдырдылар!
Жюри йомгак ясап, беренче урынга «Ташкыннар» командасы чыкканны игълан итте. Икенче урында «Контрольный выстрел», алар җиңүчедән бер генә баллга калышты.
КВНның финал очрашуы Көлке көне – 1 апрельгә билгеләнгән.
Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru