Авылга - су, суга - акча җитми

2014 елның 9 марты, якшәмбе








Суның кадере чишмә корыгач беленә, ди халык. Татарстан халкына, бигрәк тә авылда гомер итүчеләргә, сусызлык проблемасы күптән таныш. Соңгы ике елда республика җитәкчелеге әлеге мәсьәләне хәл итүгә зур игътибар бирә башлады анысы. Шулай булуга да карамастан, бу өлкәдәге вәзгыятьне тамырдан үзгәртү өчен күпме вакыт кирәк булачагы билгесез.



“Авылларны су белән тәэмин итү” программасы Татарстанда 2012 елда тормышка ашырыла башлады. Аның кысаларында һәрбер районга ел саен билгеле бер күләмдә акча бүлеп бирелә. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, 2014 елда республика авылларына 328 километр озынлыктагы суүткәргеч челтәре сузу, 28 артезиан коесы казу һәм 38 су басымын арттыру манарасы урнаштыру каралган. Әлеге бурычларны тормышка ашыруга финанс ярдәме 690 миллион сум тәшкил итә.

 

 



10 миллион сум гына аз...

 

 



- Су белән тәэмин итү проблемасы Татарстанның һәр районында бардыр, мөгаен. Без, шулай ук, чыгарма түгел. Авылларның күбесенә су XX гасырның 70нче елларында сузылган торбалар аша килә. Әлбәттә, алар шактый искергән, шуңа күрә еш тишеләләр. Шулай да, соңгы 2-3 елда авыл җирлекләрен су белән тәэмин итү буенча шактый зур эшләр башкардык. Быел исә әлеге максатны тормышка ашыру өчен республика казнасыннан 10 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелде, - дип сөйләде безгә Актаныш районы башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Руслан Гарипов.

 

 


Җитәкче сүзләренә караганда, Актаныш районының һәрбер авылын югары сыйфатлы суүткәргечләр белән тәэмин итү өчен ел саен бүлеп бирелә торган 10 миллион сум акча гына җитми.

 

 



- Әлеге бюджет ярдәменә нибары 1-2 авылның гына суүткәргечләрен яңартып була. Ә Актанышта барлыгы 89 авыл бар. Бу бит аларның 50сен югары сыйфатлы су торбалары белән тәэмин итү өчен генә дә 50 ел (!) вакыт кирәк булачак дигән сүз, - дип аңлатты безгә Руслан әфәнде.

 

 



Быел җитәкчелек районда зурлыгы буенча өченче урында торган Яңа Әлем авылы халкын яңа суүткәргечләр белән тәэмин итәргә җыена. Тик биредә дә бу эшчәнлекне тулысынча тормышка ашырып булачагы шикле...

 

 



- Яңа Әлемдә 1 меңгә якын кеше яши. Биредә гомер итүче халыкны заманча суүткәргечләр белән тәэмин итү өчен 25 миллион сум акча кирәк. Шулай булгач, без суүткәргечләр белән бәйле иң әһәмиятле мәсьәләләрне генә хәл итәргә тиеш булачакбыз, - дип дәвам итте сүзен Руслан Гарипов.

 

 



Түбән Кама районында исә шундый ук хәл. Биредә узган ел бүлеп бирелгән 10 миллион сум акчага нибары ике – Югары Уратма һәм Түбән Уратма авылларында гына суүткәргеч торбалар үткәрелгән. Бу авыл җирлекләрендә су кертү эшчәнлеген быел да дәвам иттерәчәкләр.

 

 



Малың булса, суың булыр

 

 



Минзәлә районында быел әлеге программа кысаларында Дусайкичү авылын һәм Минзәлә шәһәренең бер-ике урамын югары сыфатлы суүткәргечләр белән тәэмин итү каралган. Дусайкичүдә су басымын арттыру манарасын яңартсалар, район үзәгендә суүткәргеч торбаларны алыштырырга әзерләнәләр. Ә Дуслык һәм Коноваловка авылларында исә яңа су торбалары сузуны проектлау эшчәнлеге башкарылачак.

 

 



- Суүткәргечләр, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм башка җитештерү оешмалары булган авылларга үткәрелә. Әлбәттә инде, сусызлык проблемасы аеруча кискен торган, район үзәгеннән шактый ерак урнашкан авыл җирлекләре дә күз уңыннан читтә калмый. Мәсәлән, узган ел без Николаевка һәм Тулбай авылларын, Минзәлә шәһәренең бер-ике урамын сулы иттек, - дип сөйләде безгә Минзәлә районы башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Васил Гыйләҗетдинов.

 

 



Бактың исә, районның Дружба авылына суүткәргеч торбалар гомумән дә урнаштырылмаган икән - күп еллар дәвамында халык суны коедан ташыган. Соңгы елларда йортларга суны үз көчләре белән керткән хуҗалыклар саны арткан.

 

 



- Бүгенге көндә авылда 151 кеше гомер кичерә. Аларны су белән тәэмин итү эшчәнлеге 2015 елда тормышка ашырылачак. Аның кысаларында суүткәргеч торбалар гына урнаштырылып калмыйча, һәрбер йортка су да кертеләчәк, - дип ышандырды безне Минзәлә районының Аю авыл җирлеге башлыгы Илнур Фәррахов.

 

 



Кое гына исән булсын

 

 



Ружевка авылы да шушы җирлек карамагында. Хәзерге вакытта анда нибары 5 кеше (!) гомер кичерә, ди. Минзәләдән 2 километр ераклыкта гына урнашуына кармастан, бу авылга су үткәрү эшчәнлеге башкарылмас, мөгаен. Чөнки ул үз-үзен акламаячак.

 

 



- Хәзерге вакытта биредә яшәүче халык суны коедан ала. Бу авыл кайчан да булса суүткәргеч торбалар белән тәэмин ителер дип уйламыйм, - дип белдерде Илнур Фәррахов.

 

 



Без су белән тәэмин ителеш мәсьәләләре турында төрле район авылларында гомер итүче халыкның үзләреннән дә белешеп карарга булдык. Кайсы гына авылга шалтыратма, сусызлык проблемасы белән һәрбер йортның очрашканы бар диярлек. Гомумән алганда, аларның һәрберсе бер үк сүзне кабатлый:

 

 



- Республика җитәкчелеге авылларны су белән тәэмин итүгә игътибар бирә дисәләр дә, бездә бу проблема юкка чыкмады. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре тишелгән торбаны ямап кына китә, ул башка урыннан тишелеп чыга... Сусызлыктан интегәбез. Ә җитәкчеләр авылда су торбаларын тулысынча яңарту өчен акча юк дип әйтә, - дип зарлана халык.

 

 



Хәзер күпләр йортларына суны үз көчләре белән кертеп бетерде инде. Ләкин бу өлкәдә дә хәл итәсе мәсьәләләр күп икән. Бүгенге көндә авыл халкы арасында канализация чокырлары белән бәйле проблема аеруча популяр.

 

 



- Йортка су кертеп, су чыгарып рәхәткә чыктык дигән идек, ике-өч ай узгач, яңадан проблемалар башланды. Су әкрен ага, өстәвенә канализация торбасы тиз тыгыла. Нәтиҗәдә, өйгә начар ис тарала. Нишләргә дә белгән юк. Коең исән булсын икән, - дип уфтана Зәй районы авылларының берсендә гомер кичерүче Сания Гәрәева.

 

 



Шулай да, халык авыллардагы сусызлык мәсьәләсенең кайчан да булса бер хәл ителәчәгенә ышана. Бу максатны тормышка ашыру өчен бүлеп бирелә торган акча күләме бераз зуррак булса, әлеге эшчәнлек күпкә тизрәк барыр иде дә бит...

 

 



Рәмзия ЗАКИРОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International